Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа татар блогеры Азат Фатыйхов: Мин дә башкалардан ким түгел, дидем

Соңгы арада инстаграмда 19 яшьлек шаян татар блогеры Азат Фатыйховны күзәтеп барам. Бизәми һәм арттырмый гына, гап-гади егет тормышын тасвирлый ул. Азат үзенә "Татарин" тәхәллүсен сайлаган, тик блогының күп өлешен русча алып бара. Шулай да киләчәктә үзенә татар милләтен туплау максатын да билгеләп куйган.  

news_top_970_100
Яңа татар блогеры Азат Фатыйхов: Мин дә башкалардан ким түгел, дидем

- Азат, син кайда яшисең һәм кем булырга укыйсың?

- Мин үзем Мамадыш районы Олыяз авылында туып үстем, анда башлангыч белем алдым. Аннары Түбән Кама шәһәренә эретеп ябыштыру көллиятенә укырга кердем, ягьни, сварщик булачакмын. Хәзер инде укуым да тәмамлануга таба бара.

- Блогер булырга да уйлагансың...

- Интернет челтәренә кергән саен татар, рус телле блогерларны караштырып утырырга ярата идем. Аларның кызык видеоларын карагач, моны бит мин дә булдыра алам, дигән уй килде. Һәм мин үзем дә видеолар төшерә башладым.

- Үзеңне "огонь инде, огонь үзем" дип таныштыргансың...

- Дуслар гел шаярып: “Азат, син учак кебек”, дип әйткәлиләр иде.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Публикация от Азат Татарин (@a_fatikhov)

- Гитарада уйнарга кайчан өйрәндең?

- Гитарада мин бер ел элек уйнарга өйрәндем.

- Ни өчен гитараны сайладың? Нигә башка уен коралы түгел, мәсәлән, гармун?

- Балачакта абыйларның уйнавын һәм җырлауларын тыңларга ярата идем. Ә гитараны мин Чаллы шәһәрендә алдым.

- Гитарада уйнау сиңа илһам, көч бирәме?

- Әйе, гитара илһам, кайчагында көч тә бирә, уйга батырган чаклары да була. Чын дөресен әйткәндә, гитарада уйнарга бик яратам. Укудан соң вакыт булса, дустым Шамил белән җырларга да яратабыз.

- Татар блогерларыннан кемнәр белән аралашасың?

- Татар блогерларыннан Татар малайны, Кызык-мызыкны, Борчакны беләм. Болай алар белән аралашкан юк.

- Нигә үзеңә “татарин” кушаматы алдың? Азат Фатих та бик матур яңгырый бит.

- Бүтәннәрдән аерылып, татар малае икәнемне күрсәтәсем килде. Шуңа күрә үземне Азат Татарин дип атарга булдым.

- Синеңчә, татар егете нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Минемчә, татар егете кыю, җаваплы, юмарт, тырыш булырга тиеш.

- Синең өчен мәхәббәт нәрсә?

- Үз милләтеңне ярату, аның белән горурланып яшәү, ата-анаңа, бар кешегә дә яхшы мөнәсәбәттә булу һәм яраткан кызың белән уртак бәхет, шатлык табу - мәхәббәт дип уйлыйм.

- Блогер буларак алга таба нинди планнарың бар? Татарин буларак татар дөньясы үсешенә ничек үз өлешеңне кертергә җыенасың?

Посмотреть эту публикацию в Instagram


Публикация от Азат Татарин (@a_fatikhov)

- Алга таба кызыклы видеолар төшереп, гитарада җырлап-уйнап, кеше күңелен күтәреп, бар татар милләтен бер аудиториягә җыеп, татарларның яшәешен күрсәтәсем килә.

- Сабан туйга бардыңмы? 

- Сабан туйларга быел барып булмады. Башта һаман имтихан турында уйлар. Шул имтиханнарга әзерләнәм. Болай Сабан туе ярышларында катнашырга яратам, бигрәк тә капчык сугышы күңелгә якын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100