Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа төр афәт - «төтенсез тәмәке» тарала: тәме тәмле, ә азагы - онкология

Интернетта никотин наркотикларының яңа төре турында видео тарала. Бу хәзерге заман мәктәп мохитендә чын-чынлап афәт. Алар тәмәкегә зыянсыз алмаш буларак тәкъдим ителә.

news_top_970_100
Яңа төр афәт - «төтенсез тәмәке» тарала: тәме тәмле, ә азагы - онкология

«Төтенсез тәмәкенең» исе дә юк, бәясе дә үтемле, ул кызыктыргыч савытларга — «шайба»ларга салына, тәме дә тәмле. Чынлыкта исә бу яңа чәйни яки суыра торган тәмәке снюс — насвай аналогы. Аны кулланган кеше бераздан соң бу әйбердән башка тора алмый.

Снюсның зыяны турында «Татар-информ”га экспертлар сөйләде.

Снюс — ирен астына куела торган никотин катнашмасы. Авызның лайлалы тышчасы аркылы никотин канга үтеп керә. Нәтиҗәдә, адриналин бүленеп чыга һәм киеренкелекне бетерә.

Снюс наркотик матдәләр исемлегенә керми, әмма анда югары күләмдә никотин концентрациясе бар. Бер пакетта берничә кап тәмәкегә тәңгәл никотин дозасы була. Моның никадәр күп икәнен күз алдына гына китереп карагыз!

«Теләсә нинди наркотик матдә кебек насвай һәм снюс бәйлелек китереп чыгара. Берсенең эчендә никотин, икенчесендә марихуана. Снюста бик күп күләмдә никотин бар һәм ул мизгел эчендә диярлек бәйлелек барлыкка китерә. Бер снюс 2-4 кап тәмәкегә тигез», — дип сөйләде психиатр-нарколог, Республика наркология диспансерының бүлек мөдире Булат Гатин.

Уйдырмалар

Әгәр снюсны зыянсыз дип уйлыйсыз икән, ялгышасыз. Бу катнашмада никотин тәмәкегә караганда күбрәк һәм ул организмда озаграк тоткарлана. Кеше сәламәтлегенә гаять зур зыян килә. Авыз куышлыгындагы җәрәхәтләрдән башлап, эчке органнардагы авыруларга кадәр китереп чыгара.

2017 ел башыннан насвайны әйләнешкә кертү, җитештерү һәм саклау тыела. Аның кайбер төрләрендә марихуана һәм башка куркыныч матдәләр бар. Россия территориясенә ул законсыз рәвештә Үзбәкстаннан һәм Казахстаннан кертелә.

Россия территориясендә суыра торган тәмәкене ваклап сату Административ кодекс буенча тыелган. Моның өчен 60 меңгә кадәр штраф салына. Ләкин махсус кибетләрдә «чәйни торган» тәмәке рәвешендә снюс сата башладылар, чөнки ул тыелмый. Әлбәттә, аны тәмәке кибетләрендә ирекле рәвештә сатып алырга мөмкин.

Мәктәпләрдә бу афәт яшен тизлегендә тарала. Ничек сатып алалар дип аптырыйсы юк: «идән астыннан» кулга төшерергә, кеше аркылы сатып алырга яки зуррак дустыңның сатып алуын сорарга да була.

Әле кассада паспорт сорыйлармы соң? Берочтан моны да тикшереп, икенчедән, берочтан бу модалы агуның ниндирәк кыяфәттә булуын карарга булдык. «Сагыз» сата торган кибеткә киттек.

Кибеттә мөлаем сатучы. Тәмәке, кальян арасында таныш шайба-банкалар да күзгә чалына. Алардан хуш ис килеп тора.

— Бу снюсмы?!

— Юк, бу кальян тәмәкесе, снюс суыткычта.

Суыткычтан безгә теге «тансык савытны» алып бирделәр. «Ананас яки җиләк тәме килгәне бармы? Без дустыбызга дип эзли идек, ул тәмлерәген алырга кушты», — ди дустым.

«Бу марканыкы юк, гомумән, ул тәмсез. Бу бит гадәти пакеттагы снюс, уйнап утырырга ярый инде шунда», — дип җаваплады сатучы.

Безгә тәкъдим ителгәненең тәме дә, исе дә юк. Төрле тәмдәге чәйни торган снюслар була икән, алар монпасье савытын хәтерләтә. Тик андыйлар бу кибеттә юк иде.

Экспериментны дәвам итәр өчен «агуны» сатып алырга туры килде. Бу ләззәт 300 сум тора, кеше сатып алырлык бәя.

Кассада паспортны да, башка документларны да сорамадылар. Димәк, мәктәп укучысына снюсны табу һәм сатып алу авыр булмаячак. Чөнки ундүрт яшьлек укучы 20 яшьлек булып күренергә дә мөмкин. Әмма сатучы бит яшь күренгәннәрдән паспорт сорарга тиеш!

Без сатып алган «шайбаны» берничә минут ача алмый азапландык. Барысы да нык төргәкләнгән — элек мондый матдәләр белән эш итәргә туры килмәде, әмма, тырыша торгач, ача алдык.

Банкадан зәһәр, тәмсез ис аңкыды. Әмма берничә секундтан соң ул җиңел, баллырак ментол исе булып тоела башлады. Беребез дә тәмен татып карарга кыймады.

Әмма бит тыелган әйберләрне яшүсмер вакытта бигрәк тә татып карыйсы килә, өстәвенә өлкән иптәшләрең киңәш итсә! Билгеле, алар начар әйбер киңәш итмәс дип яшүсмерләр ялгыша!

Табиб-нарколог сүзләренчә, снюс берничек тә тыелмаган. Аның составы тулысынча өйрәнелеп бетмәгән, барлык кушылмаларны өстәү җитештерүче ихтыярында.

«Җитештерүченең максаты нинди? Беренчесе, җәлеп итү, кызыктыру. Әлегә бу тәмәке, соңыннан нинди дә булса яңа әйберләр өсти башлаячаклар. Болар яшүсмерләр бит, аларның психикасы әле тулысынча өлгереп җитмәгән. Снюс кулланучыларның яше нигездә 10-12, 14 яшькә кадәр. Алар белән эшләү күпкә авыррак, чөнки бөтен җирдә, гадәттә интернетта, снюсларны пропагандалыйлар. Анда аны бернинди куркынычы булмаган төтенсез тәмәке дип тәкъдим итәләр. Кешеләр алдында төтен чыгарасы юк, берникадәр вакытка ирен арасына куеп торасы да, соңыннан төкерәсе, мизгел эчендә тәэсир итә. Яшьләр шуңа ялгышып алдана да инде», — диде Булат Гатин.

Саргайган тешләр һәм пародонтоз — бу әле башы гына

Чәйни торган тәмәке белән мавыгу еш кына бәйлелек белән төгәлләнә. Снюс куллануга хирыс булганнарны ни көтә? Саргайган тешләр, авыздан тәмсез ис килү һәм авыз куышлыгында җәрәхәтләр — болар әле "чәчәкләре" генә. Соңыннан бу авыз эчендә һәм бугазда онкология авырулары, йөрәк-кан тамыры системасы чирләре, йөрәк ритмы бозылу белән төгәлләнә, кан басымы белән проблемалар да килеп чыга.

Хәтта снюсны бер генә тапкыр татып карау да үтерергә мөмкин. Яшүсмернең ныгымаган организмы зур күләмдә никотинны күтәрә алмаячак. Кеше көчле баш авыртулар тоя, күңеле болгана, коса, кан басымы уйный. Снюслар куллану аркасында яшүсмер ярсып китүчәнгә, таркауга, хәлсезгә, көчсезгә әйләнә, яшәүгә кызыгын югалта, «ломка»лар башлана.

Гатин фикеренчә, снюсларны тыю — бары тик вакыт эше генә. Алар чыннан да наркоманиягә җәлеп итә, бәйлелек тудыра. Шуңа күрә дә, тиздән алар тыелган матдәләр исемлегенә кертелер дип өметләнә табиб.

Белем бирү оешмаларында балалар наркомниясен кисәтү

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белдергәнчә, тартуның, наркоманиянең, таксикоманиянең һәм алкоголизмның зыяны турында сөйләшүләр биология, химия һәм тормыш иминлеге нигезләре дәресләренең укыту планына кертелгән.

«Республиканың гомуми белем бирү оешмаларында федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. Алар уңай тормыш ориентирлары, сәламәт тормыш рәвеше булдыруга юнәлгән. Шулай ук „Карадан башка барлык төсләр“, „Сәламәтлек“, „Мәктәптә алкоголь һәм наркотиклар куллануны кисәтү“, „Урта мәктәптә укучыларда тормыш кыйммәтләре һәм тәртип гадәтләре формалаштыру“, „Корабль“, „Ладья“ кебек тренинг программаларын кулланып, кисәтү уздырыла», — дип сөйләде Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова.

2009 елдан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мөстәкыйль балалар» дигән волонтерлар проекты гамәлгә куела. Аның максаты — мәктәп балаларының тыелган психоактив матдәләрне беренче тапкыр куллануын кисәтү. Яшь волонтерлар катнашында төрле республика акцияләре һәм бәйгеләре оештырыла, алар яшьтәшләре арасында зуррак аудиториянең игътибарын җәлеп итә.

Сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауда мәктәп актив катнаша. Әмма үсеп килүче буын укытучыларга түгел, ә абруйлырак иптәшләреннән үрнәк алырга күнеккән. Шуңа күрә тыелган әйбер татып карау тәкъдименә һәркем дә каршы килә алмый.

Һичшиксез, бу беренче чиратта кешенең үзеннән тора. Төтенсез тәмәке яратучылар үзләренең чынлыкта нәрсә кулланганнарын аңламый. Популяр снюс мармеладларында авыр психотроп һәм наркотик матдәләр яшеренергә мөмкин. Алар акрын гына үлемгә китерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100