Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа сынаулар көтәбез» — Айдар Галимов бүгенге вәзгыятькә туры килгән җыр яздырган

Җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.

news_top_970_100
«Яңа сынаулар көтәбез» — Айдар Галимов бүгенге вәзгыятькә туры килгән җыр яздырган
Александр Эшкинин

Айдар Галимов фәлсәфи, кешеләрне бүгенге авыр заманда югалып калмыйча, алга барырга өнди торган җыр яздырган. Инстаграмга аның ни өчен нәкъ менә хәзер чыгуы турында язган.

«Бик озак эшләдек бу җырны… Уйландык, эзләндек, стилен сайладык, аранжировкасы өстендә озак утырырга туры килде. Әйе, һәр җырның үз вакыты, үз язмышы. Бу җыр нәкъ менә әлеге көннәрдә дөнья күрергә тиеш булгандыр, ахрысы.⠀

Һәр дәвер үзенең тарихы, үзенчәлеге, сынаулары белән аерыла. Шушы җырны эшләү вакытында гына да кешелек дөньясы күпме каршылыкларга дучар булды, әлбәттә, алар һәрберебезнең тормышына йогынты ясамый калмагандыр… ⠀

Буген дә тыныч түгел, ниндидер үзгәрешләр, яңа сынаулар алдында басып торабыз… Ләкин Ходай Тәгалә үз балаларына җитәрлек сабырлык, акыл һәм көч биргәндер дип ышанасы килә.

Сүнсә дә шәмнәре язмышның, ⠀

Булса да дөньяда яшәү тар. ⠀

Сүндергән шәмнәргә ут элеп, ⠀

Алга бар, бары тик алга бар! ⠀

Нинди генә авырлыклар булмасын, бирешмичә, бергәләп алга барыйк, дусларым», — дигән Айдар Галимов. Җырның инстаграмдагы кыска ролигында Эльбрус тавын яулаган паралимпияче Рөстәм Нәбиевнең шатлык күз яшьләрен, коронавирусны җиңгән өлкән яшьтәге әбинең бәхетле елмаюын, янгын сүндерүчеләрнең кечкенә сабыйны ут эченнән коткаруларын күрергә була.

Җырның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина язган, көен Риваль Хисматуллин иҗат иткән. Аны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100