Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа пошлина: почта аша товар сатып алсаң, күпме түләргә туры киләчәк?

Яңа пошлина: почта аша товар сатып алсаң, күпме түләргә туры киләчәк?

news_top_970_100
Яңа пошлина: почта аша товар сатып алсаң, күпме түләргә туры киләчәк?
Чит илләрдәге интернет-кибетләрдән алынган һәм "Почта России" аша кайтарылган товарларга пошлина түләргә кирәк булачак. Бу карар 9 гыйнвардан гамәлдә, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».

Пошлина кайсы кибетләрнең товарларына кагылачагы әлегә билгеле түгел. Әмма почтада бу сорауга "барлык зур интернет-кибетләр" дип җавап биргәннәр. Әйтик, Россия халкы Кытайның АлиЭкспресс кибетеннән товар алырга күнекте, мөгаен, ул кибеттәге товарлар өчен дә пошлина түләргә туры килер.

Хәзергә пошлина "Почта России" аша кайтартылган товарларга гына кагыла, әмма якын арада бу кагыйдә башка почта операторларына да кагылачак, диелгән хәбәрдә. 

Яңа таләп буенча, почта хәзер һәр посылка турында мәгълүматны Федераль таможня хезмәтенә юллаячак. Сүз сатып алучының персональ мәгълүматлары, посылка авырлыгы һәм бәясе турында бара. Пошлина айлык сатып алган товарлар бәясе 500 евродан, ә посылкалар авырлыгы 31 килограммнан арткан очракта түләнәчәк.

Сатып алучы товар өчен акчасын түләгәндә үк пошлинаны да түләячәк. Моның өчен банк картасын кулланып булачак.

Пошлина күләме товар бәясеннән 30% булачак, әмма һәр килограммга дүрт евродан ким түгел, диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100