Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа планета ачкан Татарстан астрономы Илфан Бикмаев: “Уңышка ирешкәч, Минтимер Шәймиевнең “Без булдырабыз” дигән сүзләре искә төште"

4 октябрьдә Халыкара космос атналыгы башлана. Шул уңайдан Татарстан астрономы, КФУның Физика институтының Астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы мөдире Илфан Бикмаев яңа планеталар, Төркиядә тора торган Татарстан телескобы, бердәм дәүләт имтиханы һәм яраткан татар җырчылары турында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Яңа планета ачкан Татарстан астрономы Илфан Бикмаев: “Уңышка ирешкәч, Минтимер Шәймиевнең “Без булдырабыз” дигән сүзләре искә төште"
1957 елның 4 октябрендә Байконур космодромында тарихи вакыйга була. Дөньяда беренче тапкыр Җирнең ясалма иярчене җибәрелә. Ул үзенә бирелгән программаны уңышлы башкарып чыга. Бу - тарихи дата, яңа космик эра башланган көн булып исәпләнә. Дөнья астрономнары бу көнне ел саен билгеләп үтә. Илфан Бикмаев белән шушы дата уңаеннан очрашып сөйләштек.

  • Илфан Фәритович Бикмаев, физика-математика фәннәре докторы, КФУның Физика институтының Астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы мөдире, Татарстан Фәннәр академиясенең “астрофизика” үзәге җитәкчесе, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы. Профессор астрономия һәм астрофизикадан лекцияләр укый, фән кандидатларын әзерли. Татарстан республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Казан галимнәре гигант-йолдызларның нурланышын күзәтү һәм тикшерү эше белән шөгыльләнә. Йолдызлар тирәсендә планеталар эзләү программасында Татарстан Фәннәр академиясенең “Астрофизика” үзәге фәнни хезмәткәрләре Илфан Бикмаев, Рөстәм Гомәров, Элдар Иртуганов, Алмаз Галиев, Сергей Мельников, Роман Жучков катнаша. Үзәкнең фәнни җитәкчесе – академик Наил Сәхибуллин. 

  • Наил Абдуллович Сәхибуллин - физика-математика фәннәре докторы, КФУның Физика институтының Астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы профессоры, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы.

Соңгы елларда галимнәр япон һәм төрек астрономнары белән бергә башка йолдызлар тирәсендәге планеталарны эзли. Бу тикшеренүләр вакытында Төркиядә урнаштырылган Россия-Төркия телескобы ярдәмгә килә. Галимнәр 2017 елда галәм киңлекләрендә яңа гигант планета ачкан. Шулай итеп татар галимнәренең исемнәре бөтен дөньяга билгеле булды. 

КФУның Физика институтының Астрономия һәм космик геодезия кафедрасы урнашкан бина (Илфан Бикмаев фотосы).

“Йолдызлар “без монда” дип смс хәбәр җибәрми”

Төркиядә урнаштырылган телескопны Казан федераль университеты заказы буенча 1995 елда Санкт-Петербургта ясаганнар. 
 
- Төркиядә урнашкан телескопның 1,5 ярым диаметрлы көзгеләре бар, заманча җиһазлар куелган. Егерме ел дәвамында бу телескопның эшчәнлеген  КФУ, Татарстан Фәннәр академиясе, Мәскәүдәге Россия Фәннәр академиясе Космик тикшеренүләр институты, Төркиядәге TUBITAK Дәүләт обсерваториясе бергәләп  тәэмин итеп тора. Анда йолдызларның спектрларын төгәл итеп ачыкларга мөмкинлек бирә торган спектрометр куелган. Әгәр йолдыз ялгыз булса, аның спектры үзгәрми. Аның янында планета булса, спектр үзгәрә һәм без биредә планета булуын ачыклыйбыз. Кайсы йолдыз янында планета булуын алдан белеп булмый. Шуңа күрә без билгеле бер йолдызларны сайлап алабыз да аларны күзәтеп торабыз.

Әлбәттә, “йолдызлар без монда” дип смс хәбәр җибәрми. Без 2007 елларда Япониянең Окайама шәһәре, Төркиянең Анкара, Измир шәһәрләрендәге коллегаларыбыз белән төркем төзедек. Ун еллап без иллеләп йолдызны өйрәндек. Бу бик катлаулы эш, махсус җайланмалар таләп ителә. Япония коллегаларыбыз йодлы күзәнәк дигән өстәмә җайланма бирде. Аның ярдәмендә безнең телескоп ун ел дәвамында спектрларны кабул итте. Без шул мәгълүматны өйрәндек. 2017 елда тикшеренүләр нәтиҗәсендә илле йолдызның берсе янында планета булуын ачыкладык. Бу йолдыз ялгыз түгел, аның янында кимендә бер планета булуын күрдек, - дип сөйли Илфан Бикмаев. 

Астрономия каталогларында HD 208897 номеры белән билгеләнгән йолдызның нурланыш тизлекләрен анализлаганнар. Шуннан соң аның тирәсендә гигант планета бар дигән нәтиҗә чыгарганнар. Бу гигантның массасы Юпитер планетасы массасыннан 1, 4 тапкыр зуррак. Ул 353 тәүлек эчендә бер астрономик берәмлек (150 млн километр) аралык әйләнеп узуы ачыклана. Бу Җирнең Кояш тирәли әйләнүенә - бер елга туры килә диярлек. HD 208897 йолдызы  Җирдән 210 яктылык елы ераклыгында урнашкан. 

“Без бер телескоп белән дә уникаль мәсьәлә чишә алабыз”

Галәм киңлегендә бик еракта мондый планеталар моңарчы да табылган инде. Салкын гигант йолдызлар тирәсендә табылган йөзләп планетаның туксаны авырлыгы ягыннан утызлап Юпитер массасына гына тигез. Андый планеталарны табу җиңелрәк. Авырлыгы Юпитер массасына якын булган ун планета гына билгеле. 

- Илфан Фәритович, Төркиядәге Казан телескобында ясалган ачыш турында дөнья күләмендә билгеле булды. Бу вакыйганың уникальлеге нәрсәдә?

- Безнең планета таба алу факты астрономиянең бу өлкәсендә дөнья дәрәҗәсенә җиттек дигәнне аңлата. Без Америка, Германия, Япония галимнәре кебек эшли алабыз. Безнең өчен бу бик мөһим. Әлбәттә, аларда астрономнар да, телескоплар да күбрәк. Ә безнең бер генә телескобыбыз бар. Без аны төрле мәсьәләләр өчен – бер көнне йолдызларны, икенче көнне галактикаларны, өченче көнне башка әйберләрне күзәтү өчен кулланабыз. Без ел буе планеталар гына эзли алмыйбыз. Чит илләр исә бер эш өчен аерым бер телескоп тота ала. Без бер телескоп белән дә уникаль мәсьәлә чишә алабыз. Төгәллек буенча без алардан ким түгел. Бу бик кыйммәтле җиһаз.

Фотолар КФУ музее бинасында төшерелгән

Татарстанда ясалган прибор булмаса, чит ил җиһазлары белән генә ачыш ясап булмас иде

Планеталар эзләү вакытында спектрометрга йодлы күзәнәк – газ хәлендәге йод молекулалары белән тукландырылган тартмачык урнаштыру таләп ителә. Монысын Япония астрономнары әзерләгән. Йод молекуласы спектрлары белән янәшәдә хасил булган йолдыз нурланышын тикшерү өчен компьютер программасын төрек галимнәре язган. Россиядә исә спектрометр, призмалар, дифракция рәшәткәләре ясаганнар. 

“Әгәр югары технологияле җайланма булмаса, Япония җиһазлары, Төркия программасы белән генә ачыш ясап булмас иде. Нигездә безнең прибор ята, ул Татарстанда эшләнгән. Бу – Россия Федерациясенең куәте”, - ди горурланып Илфан Бикмаев.


Казан астрономнары вахта ысулы белән Төркиягә барып эшли

Казан галимнәре вахта ысулы белән ай саен ике атнага Төркиягә бара. Телескопны төрек галимнәре белән бергәләп файдаланалар. 

- Без әлеге җайланманы билгеле бер тәртип буенча кулланабыз, вакытны барыбызга да тигез бүләбез. Ике атна без, ике атна төрек галимнәре куллана. 

Телескопны Төркиягә урнаштыруның үз сәбәпләре бар. Ул бик уңайлы географик урын. Безнең киңлектә күк йөзе бик еш болытлы була, күзәтүләр өчен уңайлы түгел. Ә Төркиядә урнашкан телескоп көньяк ярымшардагы йолдызларны күрергә мөмкинлек бирә. Казан территориясендә бу йолдызлар горизонт сызыгыннан аста, аларны күрә алмыйбыз. Күк йөзенең бу өлешен без Төркиядә күзәтәбез, - дип аңлата галим. 

Төркиядәге TUBITAK Дәүләт обсерваториясе, ул диңгез өслегеннән 2500 метр биеклектә урнашкан. Биредә 1,5 метрлы РТТ-150 Россия-Төркия телесокобы тора (Илфан Бикмаев фотосы). 

Галимнәргә санкцияләр дә, сәяси вәзгыять тә комчауламый

- Фәнни җиһазлары булмаса, телескоп белән генә берни эшләп булмый. Телескоп җиһазландырылгач, аның ярдәмендә күк җисемнәренең фотосурәтләре ясала, спектрлары ачыклана. Кайбер җайланмалар көнбатыш илләрендә ясалды. Безнең телескоп өчен фотокамераларын дөньякүләм танылган галим, академик Рәшит Сүнәев, Германиядә Макс Планк исемендәге Астрофизика институты директоры булып эшләгәндә, Астрофизика институтының директор фонды акчаларына алды. Бу эш уртак фәнни проектлар буенча хезмәттәшлек кысаларында тормышка ашырылды, - ди Илфан Бикмаев.

- Илфан Фәритович, чит илләр белән эшләгәндә, сәясәт, санкцияләр киртә булып тормыймы? 

 - Бәхеткә, безгә санкцияләр дә, сәясәт тә комачауламый. Галимнәр арасында проблемалар юк, без бергәләп эшлибез, хезмәттәшлек итәбез. Космосны бөтен дөнья өйрәнә, алар дустанә хезмәттәшлек итә, - ди Илфан Фәритович.

   

Татарстан галимнәре йолдызларның нидән ясалганын белергә тели

Галәмдә планеталар эзләүче галимнәрнең остазы – Шәүкәт Хәбибуллин (1915-1996). Ул йолдызлар астрономиясе һәм селенодезия өлкәсендә танылган галим, Казан университетының проректоры булган. Ул совет заманында эшләгән. Шәүкәт Хәбибуллин Айның Җир тирәли хәрәкәтенең үзенчәлекләрне өйрәнгән. КФУның төп бинасы янында урнашкан Астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы бинасына Шәүкәт Хәбибуллинга истәлек тактасы да куелган.

"Айга кеше җибәрү өчен, аның хәрәкәтен өйрәнү кирәк. Айда булган кеше күкне бөтенләй башкача күрә. Шуңа күрә Айга очачак космонавтларга күк картасы кирәк була”, - ди искә ала Илфан Бикмаев үзенең остазы турында.


Яңа планеталар эзли торган галимнәр төркеменең җитәкчесе, академик Наил Сәхибуллин йолдыз атмосфералары физикасын өйрәнә. Ул Йолдыз атмосфералары мәктәбен булдырган. Наил Сәхибуллин астрофизика буенча әйдәп баручы галим. 

- Илфан Фәритович, сезнең эзләнүләрнең, хисапларның максаты нидә соң?

- Йолдызларга барып җитә алмыйбыз әлегә. Без йолдызларның нидән ясалганын өйрәнергә телибез. Казан астрономнары Төркиядәге телескоптагы спектометр ярдәмендә йолдызларның нурланышын терки. Наил Сәхибуллин һәм аның укучылары ясаган программалар ярдәмендә спектометр мәгълүматын теоретик белешмә белән чагыштырабыз һәм хисаплаулар ярдәмендә йолдызларның нинди химик элементлардан торганын ачыкларга тырышабыз, - дип сөйли Илфан Бикмаев. 

Шәүкәт Хәбибуллин     

Татар галимнәре катнашында космоска зур орбиталь обсерватория җибәрелгән

Илфан Бикмаев Казан галимнәре фәнни ачышлар ясарга ярдәм итүче танылган галим Рәшит Сүнәевне дә искә алды.

  • Рәшит Сүнәев – физика-математика фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, АКШ Милли академиясенең чит ил әгъзасы, Европа Фәннәр академиясе әгъзасы, Макс Планк исемендәге (Германия) җәмгыять әгъзасы, Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре, Халыкара астронавтика академиясе әгъзасы. КФУның мактаулы профессоры.

- Без Мәскәүдәге Космик тикшеренүләр институтында Рәшит Сүнәевнең рентген нурланышлы чыганакларын өйрәнү төркеме белән актив эшлибез. Быел космоска зур орбиталь обсерватория җибәрелде. Ул Германия һәм Россия телескопларыннан тора. Бу фәнни эш проекты белән Рәшит Сүнәев җитәкчелек итә. Аппаратны “Роскосмос” Байконурдагы космодромнан җибәрде. 13 июльдә мин Байконурга барып үзем күреп тордым. Шулай итеп хәзер космоста ике телескоп йөри, алар белән элемтә урнаштырылды. Хәзер обсерватория Җирдән 1,5 миллион километр ераклыкта. 

  

Казан астрономнары Галәмдә яңа цивилизацияләр эзләми 

- Илфан, Фәритович, Җирдәге кебек цивилизация Галәмдә тагын бармы икән? Сез күрше галактикаларны күзәткәндә, Кояш системасына охшаган системалар, Җир кебек планеталар очратканыгыз бармы?

- Безнең ысуллар Җиргә охшаган яңа планеталар табарга мөмкинлек бирми. Тик шулай да тагын шундыйлар юк дип әйтеп булмый. Әгәр анда да галимнәр булып, өйрәнүләр уздырса, алар да Кояш системасындагы Юпитер планетасын күрерләр иде. Җир массасы бик кечкенә һәм ул Кояшка йогынты ясамый диярлек. Шуңа күрә алар Җирне күрмәскә дә мөмкин. Алар “әгәр бер планета булгач, анда башкалары да булырга мөмкин” дип нәтиҗә чыгара ала. Бәлки аларда да тормыш өчен шартлар бардыр, әлегә әйтеп булмый. Башка цивилизациял бармы икәнен мин әйтә алмыйм. Безнең кафедра яңа цивилизацияләр эзләү белән шөгыльләнми, моның өчен бөтенләй башка юнәлештә эшләү таләп ителә.

Галәмдә башка цивилизацияләр эзләү өлкәсен радиоастрономия өйрәнә. Алар галәмгә радиохәбәрләр җибәреп, кем дә булса җавап бирмиме икәнен тикшерә. Без исә яңа планеталар эзлибез. 

"Америка астронавтларының Айда булуында шик юк"

- Илфан Фәритович, соңгы елларда фәнни ачышларга шикләнеп карау барлыкка килде. Америка астронавтлары Җирнең иярчене булган Айга барып җитмәгән, чынлыкта алар анда булмаган, бу дөньякүләм уйдырма дигән хәбәрләр таралды. "Аполлон" корабы Ай өслегенә барып җиткәнме, астронавтлар Нил Армстронг белән Базз Олдрин Ай өслегендә чыннан да булганмы? 

- Әйе. Моны дәлилләүче ике көчле факт бар. Беренчедән, алар Ай өслегендә көзгеләр системасы куеп калдыра. Җирдән Айга таба җибәрелгән лазер нуры шул көзгеләрдән кайтарыла һәм Җиргә мәгълүмат алып кайта. Бу көзгеләр системасы хәзер дә эшли. Шулай ук Россиядән җибәрелгән луноходлар да көзгеләр системасы куйган. Алар ярдәмендә Җирдән Айга кадәр ераклыкны бик төгәл итеп билгеләргә була. Хәзерге вакытта ай өслегендә алты көзге бар, шуларның өчесе безнең илнеке. 

Икенчедән, Ай тирәли космик аппаратлар очып йөри. Алар да Америка астронавтларының космик аппараты йөргән юлларны фотога төшереп алган, сурәттәге тәгәрмәч эзләре астронавтларның Айда булуын раслый.           

Бала галим булсын өчен нишләргә?

- Илфан Фәритович, бала фән белән кызыксынып үссен өчен нишләргә кирәк?

- Балага сайлау мөмкинлеге бирергә кирәк. Бала фәнгә үзе кызыксынып килергә тиеш. Мине кечкенә вакытта әти планетарийга алып килде. Шул вакытта ук мин астрономия белән кызыксынып киттем. Инде 9-10 сыйныфта укыганда ук астроном буласымны белә идем. Китаплар укыдым, физика, химия, математика олимпиадаларында катнаштым.

 - Мәктәп программасына астрономия дәресләре соңгы елда кабат кертелде, физикадан бердәм дәүләт имтиханы сорауларында да астрономиядән ике бирем бар. Бу уңай якка үзгәрешме, әллә балаларның тормышын катлаулындыру гынамы?

- Мәктәптә астрономия дәресләре яңадан укытыла башлау яхшы күренеш. Соңгы егерме еллап вакыт эчендә астрономия мәктәптә аерым предмет буларак укытылмады. Белгечләр китте, яңалары булмады. Ике еллап кына әле астрономия дәресләре керә башлады. Сәгатьләр саны бик аз булса да, балаларны кызыксындырырлык итеп аңлатырга була. Бездә укып чыккан студентлар мәктәп укучыларына да өйрәтә алырлык дәрәҗәдә була. Программа дөрес итеп эшләнсә, яхшылап укытырга була.

Физикадан бердәм дәүләт имтиханына астрономиядән сораулар кертү яхшы. Кызыксынып өйрәнгәндә, бу сорауларга җавап биреп була. Астрономия буенча югары белемне Россиядә Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда һәм Урал федераль университетларында гына алып була. Безнең институтка Россиянең төрле төбәкләреннән студентлар килә. Казаннан өч кеше, районнардан шул чама, студентларның өчтән береннән кимрәк өлеше Татарстан, Башкортстан укучылары. 

 

“Татар булгач, үзбәкчә имтихан бирү җиңел булды”

 - Мин Үзбәкстанда үстем, үзбәкчә сөйләштем, Казанда татар телендә аралашам. Үзбәкстан Советлар Союзында булганда үзбәк теле, рус теле белән бергә дәүләт теле булды. Без үзбәк теленнән имтихан бирә идек. Мин татар булгач, миңа үзбәк телен өйрәнү дә җиңел булды. Мин имтиханнарны яхшы тапшыра идем. 

Бердәм дәүләт имтиханы абитуриент белән шәхсән очрашу мөмкинлеген бетерде

- Илфан Фәритович, бердәм дәүләт имтиханы кертү Сезнең белгечлек буенча абитуриентлар кабул итүгә ничек йогынты ясады? Имтиханны совет заманындагы рәвештә бирү отышлырак идеме, әллә тест сораулары һәм алар өчен баллар җыю белемне дөресрәк бәялиме?

- БДИның өстенлеге – аның нәтиҗәсе укытучыга бәйле түгел, субъектив фикер булмый.  Ләкин бездә бер проблема бар. Безгә БДИ биргән абитуриентлар килә. Алар БДИ нәтиҗәсе буенча укырга керә һәм без аларны бары тик 1 сентябрьдә укырга килгәч кенә күрәбез. Югары уку йортына имтихан бирергә килгән укучылар белән аралашу мөмкинлеге бар иде. Шул вакытта аларның ничек фикерләгәнен, безгә ник килгәнен аңлый идек. Ә хәзер алар 1 сентябрьдә генә килеп, астрономия яңа цивилизацияләр эзләү белән шөгыльләнмәвен аңлый. Беренче курста физика, математика, программалау фәннәрен өйрәнергә кирәк. Алар өчен бу тетрәнү дияргә була. Студентларның бер өлеше бездә нәрсә белән шөгыльләнәсен алдан белми килә, белгәч китәргә мәҗбүр. 

БДИ абитуриент белән шәхсән очрашу мөмкинлеген бетерде. Без имтиханда киңәшә, сөйләшә идек. Әлбәттә, яхшы балларга биргән укучылар килә, ләкин алар бу фәнне сайлауның сәбәбен аңлап бетермәскә мөмкин. БДИны начаррак биргән, ләкин талантлы балаларга урын калмавы бар. Юристлар, икътисадчылар өчен БДИ яхшыдыр да, ләкин безнеке кебек уникаль фәннәр өчен шәхси аралашу кирәк. Кеше кая барганын алдан аңларга тиеш. Алар безнең профессиянең спецификасын белмәскә мөмкин. Шулай итеп без нинди студентлар килгәнен алдан чамалый алмыйбыз. 

 

"Җиргә астероид якынлаша" дигән хәбәрләр ни дәрәҗәдә дөрес?

- Илфан Фәритович, матбугат чаралары даими рәвештә ахырзаман җитә, "Андромеда томанлыгы Җирне йота" кебек куркынычлар турында хәбәр итә. Кара чоңгыл Җирне йотармы? Чынлыкта, ахырзаман булырмы?  

 - Андромеда томанлыгы безнең Галактикага якынлаша, анысы хак, ул 200 км/с тизлек белән килә. Бу бик зур тизлек. Тик шулай да Җир белән томанлык арасындагы ераклыкны белгән хәлдә, мин гади генә исәп уздырдым. Томанлык безнең Галактикага килеп җиткәнче 2 миллиард ел узарга тиеш. Бу ике галактика бергә кушылырга мөмкин. Ләкин ул ахырзаманны аңлатмый. Ике галактика кушылып, бер зур галактика барлыкка килергә, тормыш шулай дәвам итәргә мөмкин. Безнең галактикалар кушылган очракларны күзәткәнебез бар.

Астероидлар исә безнең Кояш системасындагы объектлар. Планеталар формалашканда калган кисәкчекләр дә космоста очып йөри, алар Җиргә дә якынлашырга мөмкин. Без потенциаль куркыныч астероидларны күзәтәбез. Бу – мөһим халыкара проблема. Төрле ил галимнәре үлчәмнәре 1 км чамасы булган астероидларны сайлап алып, күзәтеп торалар. Вакыт-вакыт бу ташларның Җиргә якынлашуын галимнәр күзәтеп тора. 500-100 елдан соң алар, траекториясен үзгәртеп, Җиргә бәрелергә дә мөмкин. Шуңа күрә аларны күзәтеп тору кирәк. Орбиталары үзгәрмәсә – без тыныч. Ай белән Җир арасын узганда да траектория үзгәрергә мөмкин, без аларны күзәтеп торабыз.

Җирне зур астероидтан саклый торган торган җайланма әлегә юк. Галимнәр астероидларны вату турында уйланмый. “Армагеддон” фильмындагы кебек астероидларга атып, аларны шартлату хакыйкатькә туры килми. Галимнәр бу ташларның траекториясен үзгәртү мөмкинлекләрен өйрәнә. Астероидка билгеле бер җайланма җибәреп, аңа яңа импульс биреп, траекториясен үзгәртү, Җир яныннан башка юл белән уздырып җибәрү җаен карыйлар.

“Астрология ком бөртеге кебек, аның фаразларын дәлилләп булмый”

- Илфан Фәритович, астрономия фәнен өйрәнүче галимнәр йолдызлар фаразына, астрологиягә ничек карый? 

- Бу ике төшенчәне чагыштырып та булмый, астрономия һәм астрология гомумән аерым нәрсәләр. Астрология – ул Кояш системасындагы планеталар турында гына сөйли. Астрономия өйрәнә торган галәм астрология белән чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә киң. Астрология – ком бөртеге кебек, ул фән түгел инде. Төгәл фәннәр төгәл кагыйдәләргә нигезләнә. Мәсәлән, ачкычны күтәреп, өстәлгә төшереп җибәрәсең. Ул беренче төшереп җибәргәндә өстәл өстенә килеп төшә, икенче, өченче тапкырда да шул хәл кабатлана. Моны аңлату өчен дәлилләр, закончалыклар бар. Ә астрология ул тәгаен чынга ашырлык фаразлар ясый алмый, аларны дәлилләп тә булмый. Фәндә фактларны эксперимент белән дәлилләп була.    


Йолдыз ачкан, планета тапкан галимнәр “Без булдырабыз” дип сөенә

Илфан Бикмаев та ачыш ясаганнан соң кичергән хисләре турында сорау биргәч, башта уйланып калды, тыйнак кына җавап бирде. Алар кычкырып сөенми дә икән. 

- Уңышка ирешкәч, Минтимер Шәймиевнең “Без булдырабыз” дигән сүзләре искә төшә. Без булдырабыз дип сөенәбез. Безнең мөмкинлекләребез бар, без дөнья галимнәре дәрәҗәсендә фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнәбез. Планета ачу факты гына түгел, дөньякүләм дәрәҗәгә чыктык, без дә алар кебек эшли алабыз, башка ачышлар ясый алабыз дип сөенәбез. Халыкара хезмәттәшлек чыктык, хәзер алар белән бер дәрәҗәдә аралашабыз, алардан калышмыйбыз, төбәкне футбол белән генә түгел, астрономия белән дә танытабыз, дип куанабыз. Татарстан Хөкүмәте, КФУ, Фәннәр академиясе безгә ярдәм итә, без алмаш әзерлибез, шуңа куанабыз, - дип хисләрен уртаклашты галим. 

Астрономия галиме Филүс Каһиров белән Ришат Төхвәтуллинны тыңлый

Казан галиме фән белән шөгыльләнү бик күп вакыт һәм тырышлык таләп итүен әйтте. Фән белән шөгыльләнгәч, күңел ачуларга вакыт күп калмый, әлбәттә. Илфан Бикмаевның гаиләсе, балалары бар. Алар татар музыкасы тыңлый, концертларга барырга да вакыт таба икән. 

“Татар җырчыларының яңа буыны барлыкка килүгә сөенәбез. Филүс Каһиров йолдызы чыкты, аның җырларын яраттым, Ришат Төхвәтуллин килеп чыккач сөендек. Вакыт булганда, татар концертларына йөрибез”, - диде ул. 

“Россиядә яшәп, дөньякүләм дәрәҗәдә эшлибез”

Илфан Бикмаев Казан галимнәренең дөньядагы фәнни хезмәткәрләр белән тыгыз элемтәдә булуын, чит илләргә йөрүен әйтә. Ул туган илдә яшәве белән горурлана.

- Илфан Фәритович, Россиядән күченеп китәсегез килмиме?

- Ә нигә китик? Без Россиядә яшәп, дөньякүләм дәрәҗәдә эшлибез. Безнең йөрергә мөмкинлегебез бар. Берничә айга стажировкага йөрибез. Үз авылыңда гына яшәргә ярамый. Германия, Франциягә барырга, өйрәнергә, аларның ничек эшләгәнен күрергә кирәк. Безнең галимнәрнең потенциалы зур, ясыйсы ачышлары күп әле, - ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100