Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа пешкән ипинең нинди зыяны бар?

Яңа ипи әчерәк була.

news_top_970_100
Яңа пешкән ипинең нинди зыяны бар?
pixabay.com/ru

Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булганда ни өчен яңа пешкән ипи ашарга ярамаганын Seline эстетик медицина клиникасы терапевты, диетологы, нутрициологы Мария Черняева сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.  

Тәмле һәм хуш исле, яңа пешеп чыккан ипи структурасы һәм составы буенча искерә башлаган икмәктән аерылып тора. Беренче чиратта, яңа ипи әчерәк була, дип аңлатты диетолог. Ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеге бозылганда мондый ризык хроник авыруларны кискенләштерергә мөмкин, диде табиб.  

Күпмедер вакыт узгач, ипинең әчелеге һәм башка үзлекләре үзгәрә. Кимендә сигез сәгать, иң яхшысы бер тәүлек көтеп торсаң, ипинең организм өчен зыяны кими, дип саный Мария Черняева.

«Ашказаны-эчәклек тракты авырулары булганда, сигез сәгать элек пешкән ипине яки кичәге икмәкне ашау яхшырак булачак. Бу хроник авыруларны, гастрит, ашказаны җәрәхәтен кискенләштермәс өчен кирәк», — дип аңлатты диетолог.

Йомшак һәм хуш исле батонга караганда, кичәге ипи яки сохари ашказаны өчен файдалырак, дип саный Мария Черняева.

«Яңа пешкән, йомшак ипине күбрәк тәме өчен ашыйбыз. Бу наркотик кебек, баллы ризыкка тартылган сыман», — диде ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100