Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа парклар, скверлар, бульварлар: Татарстанда барлыкка киләчәк ял зоналары

Киләсе елның җәеннән республиканың 34 торак пунктында парклар, скверлар, пляжлар тәртипкә китереләчәк.

news_top_970_100
Яңа парклар, скверлар, бульварлар: Татарстанда барлыкка киләчәк ял зоналары

Әлмәт: «Сәламәтлек территориясе»

Киләсе елда Әлмәткә әлеге максатларга Татарстан бюджетыннан 100 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Шәһәрдә балалар һәм район үзәк хастаханәләре урнашкан Зифа Балакина урамындагы паркны төзекләндерәчәкләр. Тәкъдим ителгән концепция буенча, парк «Сәламәтлек территориясе» буларак оештырылачак. Бу шулай ук хастаханәләр янындагы зоналарны тәртипкә китерү кирәклеге белән дә аңлатыла. Иң беренчеләрдән булып, паркта яңа юллар барлыкка киләчәк, ул монда килүчеләр йөргән сукмаклар буйлап салыначак. Соңыннан территорияне функциональ зоналарга бүлү күздә тотыла. Өч төп зона – фонтан, балалар мәйданчыгы һәм воркаут (спорт мәйданчыгы) булачак. Шулай ук парк тыныч ял урыны буларак та файдаланылачак, шуңа күрә анда велосипедта йөрү өчен уңайлыклар каралмаган.

Моннан тыш, Зифа Балакина урамы ягыннан Бигәш елгасы яр буен төзекләндерү һәм парк территориясен яшелләндерү күздә тотыла.


Әлмәттәге паркның реконструкция проекты

Алабуга: «Иске Мәйдан» өчен - 41 миллион

Алабугада «Иске мәйдан»ны төзекләндерү эшләренең икенче этабы башлана. Әлеге максатларга бюджеттан 41 миллион сум акча бүленәчәк.
Паркта тагын берничә юлны ремонтлаячаклар, аларга брусчатка һәм экобрусчатка җәяргә ниятлиләр. Шулай ук парк территориясендә урам кинотеатры калкып чыгачак, ә юлларга яңа яктырткычлар куелачак.

Арча: Казансу елгасы буе һәм Зур урам өчен - 25 миллион

Арчада төзекләндерү программасына берьюлы ике объект кертелгән: Казансу елгасы буе һәм Зур урам. Бу максатка 25 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Казансу елгасы буенда төзекләндереләчәк паркта берничә мөһим яңа объект (сезонлы кафе һәм стационар бәдрәф) сафка бастырылачак. Паркның көнбатыш ягында кышкы шугалак, прокатка тимераяк һәм пляж җиһазлары бирү пункты ачу планлаштырыла. Моннан тыш, Казансу елгасының көньяк-көнчыгышында җәяүлеләр күперен төзекләндерү, үзәктә күзәтү мәйданчыгын җиһазландыру һәм торак кварталлардан паркка керү өчен баскычлар урнаштыру күздә тотыла.


Арчадагы Зур урам янында урнашкан Совет мәйданы манзарасы

Зур урамны реконструкцияләү җәяүлеләр өчен өстәмә юл, велосипед юллары һәм урам янындагы Совет мәйданын тулысынча төзекләндерү эшләрен үз эченә ала. Мәйданда зур чаралар уздыру өчен амфитеатр, урамдагы һәйкәлләр өчен мемориаль зона һәм яңа фонтан барлыкка килергә тиеш. Моннан тыш, урамның яктыртылышын үзгәртү һәм машина йөри торган урыннарда тавышны изоляцияләү өчен агачлар утыртырга ниятлиләр.

Югары Ослан: яр буе зонасы

Югары Осланда төзекләндерү программасына Идел елгасы буендагы пляж белән причал арасындагы парковка территориясе керәчәк. Биредә амфитеатр төзеләчәк. Территорияне яшелләндерүгә дә зур игътибар биреләчәк. Яр буен төзекләндерү өчен 8 миллион сум сарыф итү күздә тотыла.


Югары Осланда булачак паркның проекты

Менделеевск һәм Минзәлә: паркларны яңартуга – 14 миллион

Менделеевскида - Халыклар дуслыгы паркы, ә Минзәләдә – Муса Җәлил исемендәге парк төзекләндереләчәк. Аларның һәркайсына 14 миллион сум сарыф итү күздә тотыла. Менделеевск паркында яңа велосипед юллары, балалар мәйданчыгы, ана һәм бала бүлмәсе, станционар бәдрәф барлыкка киләчәк. Минзәләдәге паркта исә җәйге кафе, кино күрсәтү һәм ачык һавада лекцияләр уздыру өчен амфитеатр, җәяүлеләр өчен фонтан төзеләчәк.


Минзәлә паркы, реконструкция проекты


Менделеевск паркының реконструкция проекты

Пляжларны төзекләндерү: Зәй һәм Кама Тамагы

Мәйданнар, парклар һәм скверлардан тыш, төзекләндерү программасы республикадагы кайбер пляжларны да үз эченә ала. Кама Тамагында 7 миллион сумга Карамалы елгасы буен тәртипкә китерәчәкләр. Зәй-2 микрорайонындагы пляжны төзекләндерү өчен 27 миллион сум бүлеп биреләчәк.

Кама Тамагы пляжын балалар һәм спорт мәйданчыклары, урындыклар, душ һәм киенү-чишенү кабиналары белән җиһазландырачаклар. Зәйдә комлык территориясендә стационар яктырткычлар урнаштырылачак.

Уңайлы мохит - уңайлы тормыш

Шунысын да искәртик: 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында республикадагы бик күп паркларның территориясе төзекләндерелеп, җәмәгать урыннарына әверелде. 2015-2018 елларда республикада күп кенә яңа парклар һәм скверлар ачылды.

2015 елда Казанда ачылган парклар һәм скверлар:

Тинчурин исемендәге парк,
Аксенов скверы,
Ямашев проспектындагы «Континент» паркы,
«Чишмәле» скверы,
Киров бакчасы.

 2015 елда Түбән Камада - Тукай паркы, Мөслимдә – Пушкин скверы, Әлмәттә «Шәмсенур» паркы ачылды.

2016 елда Казанда ачылган парклар:
«Крылья Советов» паркы,
Урицкий паркы,
«Горки-Әмәт» урманы.

2017 елда Чаллыда – Тукай исемендәге яр буе, Яшел Үзәндә – «Авангард» паркы, Арчада «Казансу» буасы яр буе ачылды.

2017 елда Лаешта реконструкциядән соң «Кама диңгезе» комлыгы файдалануга тапшырылды.

2018 елда Казанның Декабристлар урамында «Фестиваль» бульвары һәм Түбән Кабан күленең төзекләндерелгән яр буе ачылды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100