news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа норма буенча, бер көндә күпме балык тотарга ярый?

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы балык тотучылар өчен тәүлеклек норма турында боерык чыгарды.

news_top
Яңа норма буенча, бер көндә күпме балык тотарга ярый?
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2018 елның 18 апрелендә чыккан 164 номерлы “Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 18 ноябреннән 453 номерлы боерыгы белән расланган, Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен, балык тоту кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы боерыгы буенча, һәр гражданин һәвәскәр балыкчылык белән шөгыльләнгәндә су биоресурсларын чыгаруның (тотуның) тәүлек нормасы билгеләнде. Бу турыда Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан өчен түбәндәге норма каралган:

Корбан балыгы — 5 кг, судак — 5 кг, чуртан — 5 кг, сазан — 5 кг, кысла — 20 данә.

Төрле төрдәге балыклар тоткан очракта, шулай ук алдагы исемлектә булмаганнарын тотканда, аларның авырлыгы 5 кг дан артмаска тиеш. Әгәр балыкның авырлыгы 5 кг дан артса, 1 балык тотарга ярый.

Бу нормалар 3 июньнән үз көченә керде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар