Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа мода - Зинира һәм Ризат Рамазановлар, артистларны җыеп, бәби чәе уздырган

Мәҗлескә ярты татар эстрадасы җыелган.

news_top_970_100
Яңа мода - Зинира һәм Ризат Рамазановлар, артистларны җыеп, бәби чәе уздырган
Салават Камалетдинов

Зинира һәм Ризат Рамазановларның көтеп алынган уллары туу турында язган идек. Бәхетле әти-әни нәсел дәвамчылары Рияз хөрмәтенә, зурлап бәби чәе уздырган. Ул Казанның бер ресторанында үткән.

Күптән түгел артистлар арасында баланың җенесен ачыклау өчен гендер-пати үткәрү традициягә кергән иде. Зинира белән Ризат яңа мода башлап җибәрерләр, ахры. Җыр-бию, җылы котлаулар, мул өстәлләр, бәби торты - Рамазановларның бәби мәҗлесе чын туйдан бер дә ким булмаган. Бәйрәмнең видеоларын җырчылар инстаграм сторисларына куйган.

Мәҗлескә Зинира белән Ризатның якын сәхнәдәш дуслары җыелган. Алар арасында Илсөя Бәдретдинова, Айдар Тимербаев, Зәйнәб Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар, Марат Мухин, Айнур Моратов, Ришат Фазлыйәхмәтов һәм башкалар. 

Барысы да сөенечтән балкыган әти-әнине тәбрикләп, иң популяр җырларын башкарган һәм рәхәтләнеп күңел ачкан. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100