news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа мода барлыкка килде: "Иблис иреннәре"

Табиб-косметолог Александра Гонт "360" телеканалына интервьюсында "Иблис иреннәре" дигән яңа тренд барлыкка килүен әйтте.

news_top
Яңа мода барлыкка килде: "Иблис иреннәре"

Социаль челтәрләрдә ирен формасын үзгәрткән кызлар арта бара. Филлер инъекциясен иреннең аерым урыннарына керткәч, алар "тешле-тешле" булып кала.

Косметолог әйтүенчә, процедура махсус җиһазланган урыннарда уздырылса, ул сәламәтлеккә зыянлы түгел. Күпмедер вакыттан соң иреннәр кире үз формасына кайта.

Әмма мондый процедуралар медицинага катнашы булмаган урыннарда да ясала ди косметолог. Бу очракта аның начар нәтиҗәләре булы мөмкин. Мәсәлән, аллергикларның һәм иммунитет белән проблемалары булганнарның иреннәрендә шрам калырга мөмкин.

"Моңа үз акылында булган бер генә табиб та алынмыйдыр, мөгаен, чөнки безнең бурычыбыз - матурлыкны һәм сәламәтлекне пропагандалау. Ә медицинадан һәм матурлыктан ерак кешеләр өчен акча гына кирәк. Аларның эше - кешеләрне гарипләү", - ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар