«Яңа Конституцияне чын йөрәктән кабул иттек, удар хезмәт белән җавап бирербез!»
1977 елның 7 октябрендә СССРның Верховный Советы җиденче, чираттан тыш сессиядә СССР Конституциясен кабул итә. Аңа кадәр ил 1936 елгы «Сталин» Конституциясе белән яши. Конституция кабул ителгән елда матбугатта зур аңлату эшләре бара. «Татар-информ» шул вакыттагы язмаларга күзәтү ясый.
«Яңа Конституция проекты — илебез хезмәт ияләренең киң хокуклар һәм бурычлары җыентыгы ул. Шуңа күрә дә бүген бу документ куллардан-кулларга, телләрдән-телләргә күчә, аны тикшерүдә бөтен халык катнаша.
Мин үзем, гади авыл механизаторы, яңа Конституция проектын кулга кәгазь-карандаш тотып укыдым, чөнки анда яшь гражданнарның хокуклары турында бик ачык һәм тулы итеп язылган, закон нигезендә гарантияләнгән. Анда язылганнарны мин капиталистик дөнья яшьләренә дә якты маяк булып тора дип әйтер идем», — дип язган «Татарстан яшьләре» газетасында Биектау районының «Беркут» совхозы механизаторы, ВЛКСМ члены Ә. Сәйфин.
«Шушы көннәрдә ССР Конституциясе проектын тикшерүгә багышланган комсомол җыелышы «Правда» колхозында да булды. Анда комсомолецлар гына түгел, союздан тыш яшьләр һәм колхоз җитәкчеләре дә катнашты.
— Яңа Конституция проектында безнең хакта — яшьләр хакында кайгырту аеруча нык чагыла, — диде докладчы, колхоз комсомол оешмасы секретаре Ләбибә Гыймадиева —Бу — безнең өлешкә туры килгән бәхет. Илебез яшьләренә күрсәтелгән мондый игътибар безнең һәркайсыбыз өчен зур куаныч. Мондый кайгыртуга җавапны намуслы хезмәтебез белән бирәсе килә», - дип язган «Татарстан яшьләре» газетасында чыккан репортажында Биектау районыннан Ә. Низаев.
Чын йөрәктән кабул иттек, удар хезмәт белән җавап бирәбез!
«Республикабыз хезмәт ияләре, шул исәптән комсомол-яшьләр дә, матбугатта игълан ителгән СССР Конституциясе проектын һәм КПСС Үзәк Комитетының 1977 ел, 24 май Пленумында КПСС Үзәк Комитеты Генеральный секретаре, Конституция комиссиясе председателе иптәш Л. И. Брежнев докладын зур дулкынлану белән өйрәнәләр. Яңа Конституция проекты хезмәт ияләренең тормыш-көнкүреш шартларын тагын да яхшырту, совет кешеләренең хокукларын һәм бурычларын ныгыту белән сугарылган. Бу тарихи документның Бөек Октябрьның 60 еллык юбилеен лаеклы каршыларга әзерлек барган көннәрдә бөтенхалык тикшерүенә чыгуы совет кешеләрен яңадан-яңа хезмәт уңышларына рухландыра», — дип язганнар «Татарстан яшьләре» газетасында.
«СССР Конституциясе проекты игълан ителүне һәм аның бөтенхалык тикшерүенә чыгуын мин бәйрәм шикеллерәк кабул иттем, аның һәр җөмләсен дулкынлану белән укыдым. Дулкынланмый мөмкин түгел, чөнки аның һәр сүзе, һәр статьясы сиңа да, миңа — һәммәбезнең дә көндәлек тормышына, яшәешенә кагыла. Проект белән танышканда андагы һәр сүз артында социаль һәм рухи байлыклар, гуманистик кыйммәтләр ятуын ныграк аңладым.
Нинди расадан, милләттән булуына, мал-мөлкәтенә, кыскасы, кемнең кем булына карамастан, совет гражданнары хезмәткә, ялга, укуга, сәламәтлек саклауга, культура казанышларыннан файдалануга, торакка, пенсия белән тәэмин ителүгә һ. б. хокуклы. Кайсы да булса капиталистик илдә шундый киң хокукларның тормышка ашырылуын тарих әле хәтерләми. Мондый бөек казаныш, демократиянең чәчәк атуы социализм илендә генә булырга мөмкин.
Күпмиллионлы совет кешеләре яңа Конституция проектын кайнар яклауларын белдерәләр. Аларның хуплауларына мин үземнең шушы шигъри юлларымны кушасым килә:
Кил, хөрмәтле
Конституция
Маяк булып туган
илемә!
Тыныч тормыш, дуслык
булып кер син
Ленин төзегән Совет
Иленә», — дип язган «Татарстан яшьләре газетасында комсомол ветераны Әкрам Сафин.
«Яңа Конституция проектының бөтенхалык тикшерүенә чыгуы һәркайда да рухи күтәренкелек, җанлану тудырды. Республикабыз шәһәр һәм авылларында, хезмәт предприятиеләрендә узучы митингларда совет кешеләренең яңа Төп Закон проектын хуплаулары, андагы положениеләрне бердәм рәвештә яхшы дип табулары әнә шуны раслый. Чыгыш ясаучылар партиябезнең тормыш-көнкүреш турындагы кайгыртучанлыгына җавап итеп тагын да тырышыбрак эшләргә сүз бирәләр», — дип язганнар «Татарстан яшьләре» газетасында.
«Яшьләрнең белемнәрен күтәрүдә дә Конституция проектында зур яңалык бар. Яшәп килгән Конституциядә белем алуга хокуклы булу гына куелса, яңа проектта урта белем алу һәркемгә мәҗбүри дип күрсәтелә. Шул ук вакытта профессиональ белем алу, төп хезмәтеңнән аерылмыйча читтән торып һәм кичке мәктәпләрдә уку өчен дә зур мөмкинлекләр тудырыла.
Кайбер сәбәпләр аркасында миңа сигезьеллык мәктәпне генә тәмамларга туры килде. Проектны укып чыккач ныклы бер карарга килдем: ил адымыннан артта калмаска, быел ук кичке мәктәпнең тугызынчы классына укырга керергә!
Яңа Конституция проекты безнең хезмәткә булган хокукларыбызны да киңәйткән, конкретлаштырган. Үзең теләгән һөнәрне сайлау, профессиональ белемеңне күтәрү ирекле, диелә проектта.
Мин Казан кетгут заводында алтынчы ел бәйләүче булып эшлим. Үз эшемнән бик канәгать, дөрес профессия сайлавыма ышандым. Чөнки хезмәтебез кешеләр сәламәтлеген кайгыртуга бәйләнгән. Коллектив миңа зур ышаныч белдерде — цехның профсоюз җитәкчесе итеп сайлады. «Коммунистик хезмәт ударнигы» дигән исемгә лаек булуым белән дә горурланам», — дип язган «Татарстан яшьләре» газетасында ВЛКСМ члены, Казан кетгут заводы бәйләүчесе Д. Галимҗанова.
«Совет кешесе — социалистик Ватаныбызның иң зур байлыгы ул. Шуңа күрә яңа Конституция проектында совет гражданнары хокуклары турындагы положениеләрнең шактый камилләштерелүе һәм киңәйтелүе табигый хәл. «СССР гражданлыгы. Гражданнарның тигез хокуклылыгы» дигән махсус бүлектә совет кешеләренең һәртөрле аермаларга — раса һәм милләтенә һ. б. карамастан закон каршында тигез хокуклы булуы турындагы гомуми принцип беркетелә.
Проектта кешеләр тормышының нигезләренә кагылышлы социаль-экономик хокукларның яңа комплексы киң чагылыш таба. Болар — хезмәт, ял, сәламәтлекне саклау, социаль тәэминат, белем алу, культура казанышларыннан файдалану хокуклары, фәнни, техник һәм иҗат иреге һәм башкалар. Совет Конституциясе гражданнарның хокукларын формаль рәвештә беркетеп кую белән генә чикләнми, бәлки аларны тормышка ашыру өчен шартлар да тудыра, гарантияләр билгели. Буржуаз конституцияләрдән төп аермасы да шунда аның. Югыйсә капитализм илләрендә күп сүзләр кәгазьдә генә кала», — дип язган «Татарстан яшьләре» газетасында ТАССР Верховный Советы Президиумы председателе Салих Батыев.
«Бәрәңгене быел да шушы ысул белән утырттык»
«СССР Верховный Советының чираттан тыш җиденче сессиясендә иптәш Л. И. Брежнев ясаган докладны зур дулкынлану белән тыңлагач, СССРның яңа Конституциясе кабул ителүе илебезнең героик үткәне, бүгенгесе һәм якты киләчәге өчен чиксез горурландым. Чыннан да, безнең илдә кеше — горур яңгырый. Ул зур хокуклардан файдалана. Шуның берсе — хезмәткә хокук. Илебез күптән эшсезлекне белми инде. Хезмәт — бәхет, шатлык булып кайта бездә. Мин үзем — гади механизатор. Бу эштә чирек гасырдан артык эшлим инде. Соңгы елларда бәрәңге игү буенча механикалаштырылган звенога җитәкчелек итәм.
Безгә ышанып тапшырылган җирдән нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз. Эшкә иҗади якын килү һәм яңалыкка омтылу хас безнең кешеләргә. Мәсәлән, былтыр районда беренчеләрдән булып, бәрәңгене туфракка сыртлар ясап утырту ысулын сынап караган идек. Уңыш начар булмады. Һәр гектардан 162 центнер алдык. Бу тәҗрибәне районыбызның башка хуҗалыкларыннан да килеп өйрәнделәр. Яңалык аларга да күчте. Бәрәңгене быел да шушы ысул белән утырттык. Өметебезне аклады: һәр гектардан 236 центнер уңыш җыйдык. Дөрес, моның өчен шактый тырышлык куярга туры килде. Һәр гектарга 40ар тонна органик һәм 5әр центнер минераль ашлама керттек. Соңгысы калийлы, фосфорлы һәм азотлы ашламалардан гыйбарәт иде. Калийлы ашламаны культивация астына һәр гектарга 3әр центнер керттек. Минераль ашлама шулай ук бәрәңгене утыртканда да кулланылды.
Мин гадәттә бәрәңгене утыртып, бер атна үтү белән чәчүлекне тырмалыйм һәм рәт арасын эшкәртә башлыйм. Шушы ук вакытта тукландыруга да керешәм. Тиешле тәрбия биргәч, үсентеләр янә көчәеп китә. Сүз дә юк, хезмәтеңнән тәм һәм ямь табасың. Ул күңелгә шатлык булып кайта. Шуңа күрә хезмәтне мин кеше өчен бик зур бәхет дияр идем. Һәм бу бәхет бездә Закон белән беркетелә», — дип язган «Социалистик Татарстан» газетасында Минзәлә районы, «Яңа юл» колхозы механизаторы М. Махиянов.
«Безнең барыбызны да Совет власте кеше итте, бөтен дөнья сокланып карарлык биеклекләргә күтәрде. Моңа җавап итеп, Октябрьның 60 еллыгын лаеклы хезмәт бүләкләре белән каршыларбыз, бишьеллык заданиеләрен срогыннан алда үтәрбез.
Бу омтылыш бөтен коллектив өчен уртак. 9 айда йомырка җитештерү узган елның шушы чорындагыдан 2 миллион данәгә артык булды. Мин үзем ветеран-эшче Галина Васильева белән бергә 36 мең тавык карыйм. 9 айда һәр тавыктан 163 данә, ә барысы 3 миллион 200 мең йомырка алдык», — дип язган «Социалистик Татарстан» газетасында Түбән Кама районының «Красный ключ» кошчылык фабрикасы кош караучысы, КПСС члены Миңҗамал Сабирҗанова.
«Л. И. Брежневның яңа Конституция проекты һәм аны бөтенхалык тикшерүе турындагы докладын бер генә совет кешесе дә дулкынланмый укый алмый.
Чөнки ул чын мәгънәсендә эпохаль документ һәм аның әһәмияте Советлар иле чикләрен үтеп, еракларга-еракларга таралды, безнең белән бергә, дусларыбызның күңелләрендә дә горурлык хисләре уятты», — дип язган «Социалистик Татарстан» газетасында КПСС члены, бораулаучы Җ. Шәмсетдинов.
«Яңа Конституция проектын тикшерүдә нефть предприятиеләреннән, төзелеш оешмаларыннан меңнәрчә кеше катнашты. Бик күп тәкъдимнәр керде. Бу тарихи документ дөньяда югары дәрәҗәдәге демократияле илебез гражданнарының интересларын яклавы белән һәркемнең күңеленә хуш килде, горурлык хисләре уятып яңа уңышларга рухландырды», — дип язган «Социалистик Татарстан» газетасында нефть скважиналары ремонтлау мастеры, СССР Верховный Советы депутаты Самат Гатауллин.
Яңа Конституция «үсеш алган социализм конституциясе» атамасын ала. Яңа Конституция вакытында илдәге дәүләт строе үзгәрми. Төп үзгәрешләр — хезмәт коллективлары иҗтимагый оешмалар дип таныла. Аларга кандидатлар тәкъдим итәргә мөмкинлек бирелә.
Калган үзгәрешләрдән - "халык депутаты" термины кертелә, Верховный Совет эшчәнлеге 5 елга кадәр озайтыла. Конституция бер партияле системаны ныгыта.