Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа клуб ачылышында катнашкач, "Интертат" хәбәрчесенең авылга күчеп китәсе килгән

Арча районы Урта Бирәзә авылында яңа клуб ачылды. Бу тантаналы вакыйгада яшь журналист Назлыгөл Мәсәлимова да катнашты. Ул Айдар Фәйзрахмановның туган ягында алган тәэсирләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Яңа клуб ачылышында катнашкач, "Интертат" хәбәрчесенең авылга күчеп китәсе килгән

15 июль. Иртәнге сәгать биш. Ял көне. Якшәмбе нишләп иртә таңнан торып утырган бу бала дисезме? Кайтам. Арча районы Урта Бирәзә авылына кайтам. 2012 елда башланган президент программасы буенча төзелгән клуб ачылышын ничек күрми калыйм ди?! Бәйрәмгә шушы авылда туып үскән, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов һәм аның җитәкчелегендәге Татарстанның дәүләт фольклор музыка ансамбле дә кайтты.

Ансамбль музыкантлары белән бер автобуска төялешеп, юлга чыктык. И күңелле булды да соң! Үз эшләренең чын остасы икәне күренеп тора. Якшәмбе иртә таңнан аппаратураларын, уен коралларын кочаклап елмаялар.

Авылча тәмле сый

Бер сәгать дигәндә, машина йөртүчебез безне выжт итеп клуб каршына китереп тә җиткезде. Айдар Фәйзрахманов монда икән инде, ул безне каршы алырга чыкты. Чыкты да, "Әйдәгез, нигеземне күрсәтеп киләм!" - дип, барыбызны да өенә экскурсиягә алып китте. 

Авыл читтән үк балкып тора, бер җирендә дә чүп-мазар юк, өй төзек. Айдар Фәйзрахмановның өе дә искитмәле чәчәккә күмелгән булып чыкты. Җырчы, артист кына түгел икән Айдар абый (аның матур сөйләшүе, үз туганыдай җылы кабул итүенә шулай якын итеп дәшәм) бакчачы да икән. Түтәлләр бихисап: кура җиләге, бәрәңге генә түгел, чикләвеккә кадәр үсә икән монда.

Айдар абый өйне, ялларын - барчасы турында да бәйгә-бәйнә сөйләп, безгә кечкенә генә сәяхәт ясап алды. 

Өйләрне карап, Айдар Фәйзрахмановның ярты кура җиләген ашап бетергәч, без ансамбль белән чәй эчәргә киттек. 

Өстәл тулы ризык. Килеп керүгә үк борынга тәмле ис килеп керде, иртән ашап киткән булсам да, мондагы ризыкның тәмле исләреннән башларым әйләнеп китте. Иң кызыгы сәхнәдә түгел, сәхнә артында була, ди. Нәкъ шулай икән! Әйтик, Урта Бирәзә халкының күпчелеге икешәр югары белем иясе икәнен мин чәй эчеп утырганда сөйләшүдән ишетеп алдым.

Татарстанның халык артисты үз авылы сәхнәсенә 46 ел аяк басмаган булган. Айдар абый, хатирәләргә дә тукталып үтте. 

- 6-7 яшемдә клубта чараларда катнашып йөри идем инде. 10 яшемдә мине әти-әнидән сорап, урлап “вечер”ларга алып чыгып китәләр иде. Мин аларга карарга оялып, борылып гармунда уйныйдыр идем. Берзаман уйный-уйныйм, борылып карасам берәү дә биеми. Ә мин һаман да уйныйм. Күптәннән авыл клубына кайтып чыгыш ясаганым булмады. 46 ел элек булган икән, - дип сөйләде ул. 

Укымышлылар авылы

Чәйләр эчкәч, ансамбль репетициягә, ә мин Урта Бирәзәне дә үз эченә алган Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакировадан укымышлы авылдашлары турында сорашырга киттем. 

- Башлангыч мәктәптә эшләп чыккан, бүгенге көндә инде мәрхүм булган укытучыларыбызның белемне бик тирән бирүләре белән бәйле бу күренеш. Безнең авылдан бик күп зыялылар чыккан. Татарстанда иң беренче профессор исемен алучы хатын-кызыбыз Флюра Фәйзрахманованы гына алыйк. Шулай ук авылыбыздан чыкканнар арасында фәннәр докторы исемен алучылар бар. Моннан утыз ел элек институтка керү бәхете авылдан бер-ике кешегә генә бирелгән. Калганнары колхоз территориясендә, хуҗалыкта эшләгәннәр. Ә Бирәзә халкының һәрбер өе буенча санап барсаң, югары белем алучылар бик күп. Алар бүгенге көндә районда, республикада хезмәт куялар. Гафаров, Нуриев, Фәйзрахманов, Әхмәтшиннар гаиләсе һәм башкалар, - дип сөйләде Илфира Шакирова.


Авыл клубы

Клуб элекке мәчет бинасында урнашкан булган. 1752 елда төзелгән ул мәчет, ике катлы булган. Революциядән соң мәчетнең беренче каты ат абзары итеп кулланылган, ә икенче каты канцелярия итеп файдаланылган. Икенче катның ярты ягы клуб итеп билгеләнгән. 1756 елда мәчеткә реконструкция ясап, клуб ачканнар. Бу елларда клубта дүрт кеше хезмәт куйган. Бу бинаны бик саклап, тәртипләп торганнар. Инде хәзер яңа клублы булдылар.

- Яңа клуб бик матур булды. Монда район башлыгы Илшат Нуриевның, авылдашыбыз Айдар абыйның хезмәте зур, - ди Илфира Шакирова.

Урамда авыл малаен туктатып, яңа клуб турында фикерен сорарга булдым. Балалар шатмы соң?

Искәндәр Нотфуллин, Урта Бирәзә мәктәбендә 4 сыйныф укучысы: “Клуб бигрәк матур булды. Иске клубта сәхнә генә бар иде, ә яңасында барысы да бар. Ачылышка чыгыш әзерләдек. Кашыклар белән уйнаячакбыз. Кашыкларда уйнарга бер ел элек өйрәндем.”

Яңа клуб төзергә әйдәүчеләрнең Айдар Фәйзрахманов булган.

"Элек клуб иске мәчет бинасында иде. Кечкенә чагымда манарага менеп йөргәнемне дә хәтерлим. Минем бабамның бабасы моннан 200-250 ел элек мәчетне киңәйткән булган. Хәзер шушы иске мәчет урынында яңа матур клуб төзү насыйп булды. Бу клубта бар да бар, 100 кеше сыйдыра алырлык урын да, сәхнәсе дә, грим бүлмәсе дә", - дип шатлана Айдар абый.

"Урта Бирәзә Арчага якын. Кешеләр, теләсәләр, андагы мәдәният йортына да йөри алырлар иде. Ләкин авылда клуб кирәк, - ди Айдар абый. - Балаларны тәрбияләү, үзешчәннәрнең сәләтен үстерү, төрле бәйрәмнәр уздыру өчен кирәк ул. Халык тик телевизор гына карап ята алмый бит инде. Мәдәни тәрбия дә кирәк. Яшьләргә дә барыр урын бар, кая барырга белми йөрерләр иде. Бәлки киләчәктә клубка компьютерлар алып кайтып, интернет куштырырбыз. Заманасы шул бит".

Айдар абый белән сөйләшеп бетерүгә, каршыма бик мөлаем гына бер апа очрады. Урта Бирәзә авылында сыер савучы Рәсимә Хәбибрахманова  булып чыкты ул. “Авыл ямьләнә, матурлана бара. Клуб яшәрә, клуб белән бергә авыл да яшәрә. Авылыбызда яшьләр хәйран, алар олылар белән концерт та куя, бәйрәмнәр дә үткәрә. Клубыбыз көн дә гөрләп тора. Яңа клуб төзелүенә шатланып туя алмыйм. Искесе бигрәк ямьсез иде. Яңасының игелеген күреп яшәргә язсын”.

Урта Бирәзә авылында 20 елга якын депутат булган, авыл клубын җитәкләгән Радилә Рәхимова да фикерләре белән уртаклашты. “Авылыбыз биш ел эчендә яңарды да куйды. Җитәкчеләребезгә зур рәхмәт моның өчен. Биналар үсеп торсын, урыннарында тузсын, яшьләр гөр килеп кичке уеннарда катнашсыннар. Шушы клубта 17 ел эшләдем, алга таба да матур итеп эшләргә язсын. Авыл халкы белән дә бик дус. Ярдәмләшеп яшибез”, - диде ул.

Авылда тантана

Бәйрәмне башларга сүз Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриевка бирелде. “Әле кайчан гына матур итеп Сабан туе үткәргән идек, бүген клуб ачылышына килдек. Безнең күренекле шәхесләребез бик күп. Ләкин шулар арасыннан Айдар Фәйзрахманов аерым бер урын алып тора. Аларның Татарстан дәүләт фольклор музыка ансамбле халкыбызның милли көйләрен безгә җиткерә. Сезне клуб ачылышы белән котлыйм. Клуб киләчәктә авыл халкы тормышын тулыландырсын”.

Концертта башта үзешчәннәр чыгыш ясады, ә аннары исә Айдар Фәйзрахманов җитәкләгән Татарстан дәүләт фольклор музыка ансамбле авылны бәйрәмгә күмде. Авыл халкы бөтен залны, сәхнәне биләгән иде. 

Авыл халкы белән беррәттән клубка ак төстәге күбәләк тә очып кергән иде. Күрәсең, халык кына түгел күбәләкнең дә бәйрәм карыйсы килгән. Бәйрәм дәвамында әлеге күбәләк ансамбль белән “биеде” дә, авыл халкы белән “кул да чапты”. Тантана өлеше тәмамланганнан соң гына ул клуб бинасының тәрәзәсеннән очып чыгып китте. 

Бәйрәмнән соң ансамбль, Айдар абый, журналист һәм фотографлар чәй эчәргә мәктәпкә кереп киттек. Андагы табын, ни генә ю-ук! Карбызы да, гөбәдиясе дә, нинди генә пирог юк, коймакка кадәр бар иде. Калганын әйтеп тә торасы юк. Иң сөенгәнем карбыз булды ахрысы, әллә быел беренче ашаганга, әллә инде бәйрәмнән соң тамак каты ачканга, ул миңа дөньядагы иң тәмле ризык булып тоелды. Ә, юк, алдыйм. Иң тәмлесе ул... Ничектер аерып әйтә алмыйм, барысы да телеңне йотарлык итеп әзерләнгән иде. 

Озаклап чәйләр эчкәч, кайту юлына кузгалдык. Айдар абый безне озата калды. Матур авыл, тату халык, хәзер яңа клубы да бар. Әллә яшәргә күчәсе инде?

Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениясе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов клуб турында фикерләрен әйтте. “Безнең районыбызда дистәгә якын клуб ачыла. Ел саен бара торган дәүләт программасы нәтиҗәсе бу. Ел да авылларда капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла. Урта Бирәзә авылында клуб ачылу авылның үсешенә йогынты ясады дип уйлыйм. Мәдәният бинасы авылда магнит сыман булырга тиеш. Халык тартылырга, клубларга йөрергә, концертлар, бәйрәмнәр оештырырга... Монда мәдәни чаралар, бию-җырлар гына кую түгел кино да күрсәтелсә, яхшы булыр дип уйлыйм. Өйдә коры телевизор карап ятканчы, бергәләшеп кинога барсалар, ничек күңелле булыр иде. Концерт куйганда кайбер җирләрдә авыллары  белән катнашалар.

Клуб берләшмәсе дә яхшы гына эшләп килә. Монда авыл халкы, яшьләр биергә җырга өйрәнә. Үзләре аннары чаралар уздырып халыкны сөендерәләр. Әлбәттә, клуб ачылу яшьләрне авылда калырга тартачак. Матур бина үзенә җәлеп итеп тора. Иске аппаратура, иске бина булса, яшьләргә авылда тоору күңелсез булыр иде, мәдәни үсеш булмас иде, ә хәзер нинди матур бина! Дискотека оештырам дисәң, яңа аппаратура. Бар да бар!” – дип сөйләде ул.

Иң матур күренеш бәйрәм ахырында булгандыр, мөгаен. Айдар Фәйзрахманов, авылда юбилеен уздырган әби-бабайларга, үзешчәннәргә бүләк тапшырды. Һәрберсенә җылы, якын итеп эндәшүе, хатирәләргә тукталуы авыл халкы беллән бердәмлеге, ачык булуын күрсәтә. Бу авылда тынычлык, бердәмлек хөкем сөрә, бер-берсен кайгырта белүче кешеләр яши икән дигән фикер калды миндә.

Дөнья түгәрәк диләрме әле, тантананы фотога төшерергә килгән кеше безнең чыгарылышта фотограф булган абый булып чыкты. Йөрәгемә сары май булып ятты инде шулай танышымны очрату. Туган очраган диярсең. Чит җирдә танышыңны күрсәң, өйгә кайткан кебек була бит ул. Аның белән дә хәйран сөйләшеп тордым.

Бәйрәмгә минем әти-әниемнең дә килүе бөтенләй күңелемне күтәрде. Клуб ачылышын да карадылар, миңа пакет тутырып ашарга да төяп җибәрделәр. Әти-әни шундый инде, ике атна өйгә кайтмыйм дигәч, бигрәк тә күп алып килгәннәр. Сумка тулы ризык белән китсәң дә, ач студент булып каласың бит ул.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100