news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа киемне кигәнче башкарасы дүрт эш

Кибеттән алып кайткач, киемнәрне юарга кирәк.

news_top
Яңа киемне кигәнче башкарасы дүрт эш
https://pixabay.com/

Кибеттән сатып алынган киемнәрне шунда ук киеп куймау хәерле. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Яңа киемдә аллергеннар булуы ихтимал. Шуңа күрә аны юарга кирәк. 

Моның өчен башта төсен тикшерегез. Тукыманың кечкенә генә бер өлешен чылатып, өстенә ак тукыма куегыз һәм бераз ышкыгыз. Тукыманың төсе уңамы икәнен шуңа карап ачыклап була.

Кер юа торган порошокны яңа кием өстенә салмагыз. Аны кер машинасының тиешле тартмасына салырга кирәк. Тартма булмаса, башта порошокны суда эретеп бетерегез, аннары гына киемне салыгыз.

Юар алдыннан яңа кием тукымасының тибын белергә кирәк. Шуңа карап кер юу режимын сайлагыз. Бу кагыйдәне үтәмәсәң, киемне бозып кую да бар.

Яңа киемне югач, аны күләгәдә урамда киптерү хәерле. Мондый мөмкинлек булмаса, җилләтелә торган урында киптерегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар