Яңа Карашиде авылында бал кортлары этне үтергән
Авыл халкы умарта хуҗасын гаепләп, полициягә гариза язган.
Башкорстанның Уфа районы Яңа Карашиде авылы халкы чаң суга. Авылда яшәүче бер кеше ихатасында бал кортлары асрый башлаган. Май аенда ул 10 умарта куйган. Җирле халык аны бу карарыннан кире кайтарырга тырышса да, ул аларны тыңламаган, бал кортлары берәүгә дә тимиячәк дип ышандырган, дип яза Башинформ.
Шушы көннәрдә билгеле булганча, умартачы бал аертканда бал кортлары күче эткә ташланып, аны үтергән. Этнең хуҗалары "Башкортстан" телерадиокомпаниясе корреспондентларына этне бәйдә булуын әйткән. Хуҗалар, этне бәйләп, чыгып киткән. Кайтуларына эт инде үле булган. Хуҗалар ветеринар чакырткан, табиб этнең бал кортлары чагуыннан үлүен раслаган.
Сәетгалиевлар - умартачының терәлеп торган күршеләре икән. Берничә мәртәбә аларны бал кортлары тешләгән һәм алар күршедән умарталарны алып куюын үтенгәннәр. Әмма күрше умарталарын эт үлгәч кенә алып куйган. Хәзер аның ихатасында бер умарта калган, шуңа да карамастан, авыл халкы барыбер куркып яши, диелә хәбәрдә.
Умарта хуҗалары күршеләр һәм журналистлар белән сөйләшүдән баш тарткан. Яңа Карашиде авылында яшәүче берничә кеше, шул исәптән Сәетгалиевлар, полициягә гариза язганнар. Алар умартачыны законсыз рәвештә умарта асрауда гаеплиләр. Исегезгә төшерәбез, закон буенча, умарталар күрше участоктан 10 метр ераклыкта яисә ике метр биеклектәге койма артында урнашырга тиеш.