Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа кагыйдәләр: кайда тәмәке тартырга ярамый?

1 гыйнвардан Россиядә яңа законнар үз көченә керде.

news_top_970_100
Яңа кагыйдәләр: кайда тәмәке тартырга ярамый?
Солтан Исхаков

Хәзер мәктәп, хастаханә, белем бирү оешмалары, сәүдә нокталары территориясендә тәмәке тартырга ярамый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Янгынга каршы яңа кагыйдәләр буенча, шулай ук икмәк кабул итә торган пунктларда, печән чаба торган мәйданнарда, транспорт, җиңел янучан газлар һәм сыеклыклар эшкәртә һәм саклый торган урын тирәләрендә дә тәмәке тарту тыела.

Документта әйтелгәнчә, әлеге оешма җитәкчеләре бу объектларда «Тәмәке тарту һәм ачык ут куллану тыела» дигән тамгалар куярга тиеш. Тәмәке тарту өчен махсус корылган урыннарда «Тәмәке тарту урыны» дигән язу булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100