Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа кагыйдәләр буенча больничныйны ничек түлиләр?

Хәзер иминият пособиесен предприятие бухгалтериясе түгел, ә ФСС бирә.

news_top_970_100
Яңа кагыйдәләр буенча больничныйны ничек түлиләр?
Александр Эшкинин

2021 елдан башлап, больничный көннәрен яңача исәплиләр һәм авыруның беренче өч көне өчен пособиены эш бирүче түли, сумманың икенче өлешен ФСС түли. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

2020 елның декабрендә больничный рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Бу эш гадиләштерелде. Аны лицензиясе булган медицина оешмасы, табиб функциясе булган фельдшерлар һәм теш табиблары бирә. Электрон больничный язу өчен СНИЛС кирәк.

1 гыйнвардан башлап илдә «Прямые выплаты» проекты эшли башлады. Аның буенча иминият пособиеләрен предприятие бухгалтериясе түгел, ә ФСС бирә. Моның өчен хезмәткәр компаниягә авыруны раслый торган документлар — больничный, белешмә һ.б. тапшырырга тиеш.

Эш бирүче биш календарь көне эчендә документлар комплектын Социаль иминият фондына (ФСС) тапшырырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100