news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа гына декреттан чыккан Алсу дүртенче бала табарга җыена

Татарстанның халык артисты Алсу дүртенче бала турында сөйләгән.

news_top
Яңа гына декреттан чыккан Алсу дүртенче бала табарга җыена
Бу турыда өч бала әнисе, Татарстанның халык артисткасы Алсу Мәскәү радиостанцияләренең берсендә әңгәмә вакытында әйткән.

Алсу сорауларга ачыктан-ачык җавап бирде, дип яза "Семь дней" басмасы.

Ул ире Ян Абрамовны да бик көнләгән икән. Хәтта аның артыннан күзәтеп тә йөргән булган.

Әлегә Алсуның ике кызы - София һәм Микела бар. 2016 елда көтеп алынган улы Рафаэль дөньяга килде. Җырчы өч баласын да Майамида тапты.

Кызлары белән күп фотосессияләр оештырса да, Алсу улының йөзен әлегә күрсәткәне юк, дип яза "Татар-информ". Балалар белән пиар ясарга теләмим, дип белдергән ул радиода әңгәмә вакытында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар