Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа гына бабай булган баянчы Ринат Вәлиев тугызынчы тапкыр әти булырга җыена!

Айгөл Бариева баянчы Ринат Вәлиевка: “Синең генетикаң яхшы!” - диде.

news_top_970_100
Яңа гына бабай булган баянчы Ринат Вәлиев тугызынчы тапкыр әти булырга җыена!

Җырчы Айгөл Бариева үзенең инстаграм аккаунтында туры эфирда танылган баянчы Ринат Вәлиев белән сөйләште. Музыкантның тугызынчы тапкыр әти булырга җыенганлыгы ачыкланды.

- Әле беркөнне генә сине искә төшереп утырдым. Балалар нихәл? Олы малаең Төркиядәме әле?

- Кайтты, өйләнде, баласы бар.

- Кит аннан, син бабаймыни?

- Бабай, бабай. Инде биш ай!

- Котлыйм!

“Ринат Вәлиевны котлагыз, Ринат Вәлиев инде бабай булды. Менә, кемнән үрнәк алырга кирәк! Сигез бала атасы, инде оныгы бар!”, – дип мөрәҗәгать итте Айгөл Бариева укучыларга.

- Кайчан өйләнде?

- Ике ел элек, Төркиядән кайтуга шунда ук икенче атнада өйләнде.

- Мин сезне опера театрында хатыныгыз белән күргән идем.

- Дүрт малаебыз бар. Ниһаять, кыз көтәбез.

- Ринат, син инде туктыйсыңмы шуның белән? Сине бәйләп куярга кирәк. Сөбханалла, синең генетикаң яхшы!

“Эчкече кешеләрдән туганчы, яхшы кешеләрдән балалар тусын!”, – дип хуплады Ринатны Айгөл Бариева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100