Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа гаджет алмаслар, искесен рәтләтерләр» — смартфон төзәтүчеләр киләчәкне фаразлый

Россиягә Кытай гаджетларын кертүне киметү, японнарның уен техникасын сатуны туктату, чит ил техникасы кертелмәү чорында гаджетларны ремотлаучылар өчен уңышлы вакыт җитә. Казанда гаджетлар төзәтә торган осталар җыелган «Алтын» үзәгендә «Снег» басмасы хәбәрчесе заман технологияләре белгечләре белән сөйләшеп кайткан.

news_top_970_100
 «Яңа гаджет алмаслар, искесен рәтләтерләр» — смартфон төзәтүчеләр киләчәкне фаразлый
«Татар-информ» архивыннан

«Яңаны сатып алганчы, искесен ремотлау отышлырак»

Шушы көннәрдә генә бер хәл булды: товар китерүче белән очрашырга дип бинадан чыктым һәм кире керүемә телефоннар өчен батарейка 150 сумга кыйммәтләнгән, — дип, соңгы көннәр турында сөйли башлады «Алтын» үзәгендә эшләүче сатучыларның берсе.

«Бәяләр якынча 30 процентка күтәрелде. Доллар кебек үк. Һәм ул һаман күтәрелә, шуңа күрә яңа бәяләр көтәбез. Комплектлау әйберләре шактый кыйммәтләнде. Без бер ай элек сатып алган кайбер экраннарга бәя өч тапкыр артты», — дип сүзгә кушылды икенче бер сатучы.

Запас частьләргә бәяләр артуга карамастан, кешеләр гаджетларын ешрак төзәттерәчәк дигән фикердә ул.

Кешеләр ремонт ясатырга киләчәк, чөнки техника бәясе артты. Хәзерге вакытта яңа телефон сатып алганчы, искесен ремотлау отышлырак. Берничә атна элек смартфон 50 мең тора иде, ә хәзер ул 100 мең тирәсе, — диде әңгәмәдәшем.

«Снег» басмасының әңгәмәдәшләре хәзерге шартларда кешеләр смартфоннарын һәм төрле гаджетларын саклап кына тотачагына ышана. «Кеше үз техникасын саклар, мөмкин булган хәтле ремонтка тапшырыр», — диешәләр.

«Икенчел базар тулы булачак»

Әмма бөтен нәрсәне дә төзәтеп булмый. Күпләргә иске техниканы алыштырырга туры киләчәк. «Алтын»дагы әңгәмәдәшем рәсми дистрибьютерларны «Авито»дагы виртуаль кибетләр алыштырачак дип саный. Икенчел базар бик бай булачак, ди ул.

Смартфоннарны, шул исәптән айфоннарны да «Алтын» кебек үзәләрдә сатып алырга мөмкин булачак. «Нигездә Trade-in буенча тапшырылган техника. Кешеләр үзләренә яңа телефон сатып ала, ә искесен безгә тапшыра», — диде үзәкнең бер вәкиле.

Мондый җайланмаларның төзек булуы һәм законлы юл белән сатып алынганы җентекләп тикшерелә. «IMEI мәгълүматларын карыйбыз. Телефонның эчен дә ачып карап тикшерә алабыз», — ди белгечләр.

Монда эшләүчеләр ниндидер юл белән чит илдән кертелгән җайланмалар белән дә эшләргә туры киләчәген кире какмый. Еш кына мондый җайланмаларның программалары Россия өчен яраклаштырылмаган була яки безнең илдә куллану өчен уңайсыз итеп эшләнелергә мөмкин.

«Моны төзәтү җиңел түгел: телефонның нигезе буларак кертелгән әйберләрне үзгәртеп булмый. Apple техникасы, гомумән, операцион системасына кертми торган итеп ясалган. Ә Samsung Android системасын ничек тә булса көйләү ысуллары бар һәм булачак», — ди осталар.

Гаджетларны рәтләүче белгечләр киләчәккә ышаныч белән карый. Россиядә үзебезнең продуктлар һәм технологияләр барлыкка киләчәк, чөнки халыкка альтернатива кирәк, ди әңгәмәдәшемнең берсе.

«Пират программалар кулланучылар артачак»

Замана техникасы «табиблары» махсус программаларның законсыз юл белән алынган күчермәләрен кулланучылар тагын да артачак, дип саный. Моның өчен сәбәпләр дә бар. Ә соңгы арада хөкүмәт вәкилләре санкцияләр игълан иткән илләрдән килгән пират программаларын кулланган өчен җаваплылыкка тартмау турындагы фикерләр ишеттерә башлады.

Илнең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы бу мәгълүматны кире какса да, шул ук көнне Россиядә «Рутрекер» сайты ачылган.

Озак еллар дәвамында гаджетлар төзәтү белән шөгыльләнүчеләр моның яңалык булмавын әйтә. «Дөресен әйтик, Россиядәге программаларның 80 проценты — пират программалары. Бик аз кеше генә лицензияле программалар урнаштыра. „Урланган“ программалар куллану киләчәктә чәчәк атачак», — диде алар.


Илгизәр ВАХИТОВ

Алёна НИЗАМОВА тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100