Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа елны каршылаганда кием сайлау өчен биш киңәш

Быел Яңа елга күлмәк кенә кияргә ярый дигән сүз юк.

news_top_970_100
Яңа елны каршылаганда кием сайлау өчен биш киңәш

2019 елны каршылаганда нинди кием кияргә? Стилистлар шул турыда биш киңәшне «Вести. Стиль» сайтында бирә.

Пайеткалар (юка металл я пластиктан эшләнгән ялтыравык пластинкалар). Французчадан «алтын ком бөртеге» дип тәрҗемә ителә. Көнкүрештә пайеткалы кием киеп йөрү килешеп бетмәсә дә, бәйрәм көнендә бераз гына ялтыравыгы булган кием кияргә була. 2019 елны каршылаганда пайеткалы кием кию — супер модалы булачак. Күлмәк кенә карамагыз, пайеткалы пиджак, кофта кияргә дә була.

Металлик. Киләсе Яңа елны каршылаганда тонык металлик төсле кием кияргә була. Хромланган күлмәк алсагыз, аны Яңа ел киченә дә, аннары көндәлек тормышта да кия алачаксыз. Бу сезонда көмеш һәм бакыр — «алтыннан да кыйммәтрәк». Көмеш һәм бакыр төсләр модада була. Алсу төстәге алтын — бөтен кешегә дә килешә — шундый төсләрне сайлый аласыз.

Хайван рәсемнәре. Җәнлекләр төшерелгән принтларны җәй көнендә генә киясе дип ялгышмагыз! Стилистлар Яңа ел киченә җәнлекләр төшерелгән принтлы кием кияргә киңәш итә. Ябык фасоннар, тыгыз тукымалар, металлсыман текстуралар сайлагыз.

Икетөсле ялтыравык. Ягъни ике төс биреп ялтырый торган кием — трендта! Ул 80нче еллар «диско» стиленә охшаш. Голографияле ялтыравык та модада. Голография булганда — салават күперендәге бөтен төсләр дә чагылачак.

Чалбарлы костюм. Быел Яңа елга күлмәк кенә кияргә дигән сүз юк. Чалбарлы костюм — бик тә модалы булачак. Бәйрәмчә булсын өчен, чалбарлы костюм эченнән матур эчке күлмәк киеп калдырыгыз, ачык аксессуарлар тагып куегыз. Быел япон кимоносына охшаган костюмнар модада. Алар озынча итеп тегелгән, путалы булырга да мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100