«Яңа елны хирург белән каршыладык». Гөлназ Шәрипҗанова авариягә очраган
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар авариягә юлыккан.
«Җаным, п… (сүгенү сүзе). „Мин исән…“ — „Мин дә“. Өч подушка очып чыкты, Ходай Тәгалә саклады. Башкача мөмкин түгел, чөнки кая гына барсак та, безне балаларыбыз көтә! Без кайттык, кызым, улым! Тимер машина ясала… Синяк та бетә. Димәк алда көтә яңа үзгәрешләр, уңай яклы, әлбәттә. Хуш килдең, Яңа ел. Без сине бик күңелле каршы алдык, заправкада, аппаратный кофе эчеп, хирург белән бергәләшеп… Кызык һәм кызганыч.
Сокланганнар соклансыннар,
Көенгәннәр көенсен.
Матур теләк теләгәннәр,
Сөенгәннәр сөенсен…» — дип язган Гөлназ Шәрипҗанова.
«Машина табылыр, иң мөһиме үзегез исән сау».
«Күз генә тигәндер сезгә матуркайлар», — дип яза дуслары