Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ел саен берүзем каршылыйм» - җырчылар Яңа елга ничек әзерләнә?

Татар эстрадасы артистлары Яңа елны кемнәр белән, ничек каршылый? Иң истә калган Яңа ел кичен хәтерлиләрме? Киләсе елга нинди планнар коралар? Бу һәм башка сорауларны үзләренә бирдек.

news_top_970_100
«Ел саен берүзем каршылыйм» - җырчылар Яңа елга ничек әзерләнә?
"Татар-информ" архивы

Тиздән яңа 2021 елга аяк басачакбыз. Хәзер күпләр якыннарына бүләк сайлау, Яңа ел үткәрергә урын эзләү белән мәш килә. Татар эстрадасы йолдызлары Яңа елга ничек әзерләнә? Якыннарына нинди бүләкләр сайлый? Үзләре нәрсә көтә?

«Гаиләдә бүләк бирешү гадәтен күптән бетердек»

Әбри Хәбриев:

Яңа елны Казанда каршылыйбыз, яисә авылга кайтабыз. Гадәттә, безгә кунакка киләләр, без — бик кунакчыл гаилә, якыннарны җыярга яратабыз, үзебез йөрергә яратмыйбыз. Дуслар да, туганнар да килә, ел саен компания төрле. Мин кечкенә вакытта да кунакка сирәк бара идек, күбесенчә безгә шәһәрдән, башка районнардан туганнар кайта иде. Шул вакытта Яңа ел гаилә бәйрәменә әйләнгәндер инде.

Яшүсмер вакыт — җилбәзәк чак бит ул. Тегендә барасы килә, монда барырга телисең, дуслар белән күрешәсең. Ул вакытта төрле җирләргә бардык, Яңа елны төрле урыннарда каршыладык. Иң истә калган урыннарны саный башласаң… Ничәнче ел булды икән, әллә 2009, әллә 2010 ел, Яңа елны авылда каршыладык. Кунакка якын дусларым кайтты: Илдар Әхмәтов, рэпер Шәкүр, Фәрит Галиев — егермеләп кеше җыелып авылда каршыладык. Фильмдагы кебек: «31 декабрьдә мунчага барабыз», — дигән шикелле кичке җиделәрдә мунчага кереп киткәнбездер, төнге унбердә көчкә алып чыктылар. Рәхәтләнеп сөйләшеп, көлешеп, җырлашып 4-5 сәгать буе мунча кердек.

Яңа елны каршылаганнан соң өй астындагы елганың аръягындагы тауга менеп киттек. Ул тауга якынча бер чакрым менәсе, без салютларны күтәреп шунда киттек. Җитмәсә, ул көнне җылы иде. Су өсләре җепшекләнеп беткән, без киез итекләрдән, елга аркылы чыкканда ул итекләр суга батып бетте. Тау башына менсәк, анда көчле җил, буран котыра. Салютның берсе аткан вакытта авып китте, төрле якка ата башлады. Инде без катып беткән, аяклар суда, бозда. Кайтып, төнге берләр-икеләр тирәсендә яңадан шул мунчага кереп киттек тә, иртәнге дүртләрдә чыктык. Яшүсмер чакта шундый маҗаралар да булды. Хәзер, әйтәм бит, гаилә кешесе булгач, Яңа елны өйдә гаилә белән каршылыйбыз.

Беркайчан да бүләк көтмим, өмет тә итмим. Минем өчен иң мөһиме — хөрмәт итеп килүләре. Әти-әни шулай тәрбияләгәндер инде, кечкенәдән: «Менә шундый бүләк алып килсәләр ярар иде», — дип көтеп утырганым булмады. Мондый фикерләр бүген дә юк. Кешенең финанс мөмкинлекләрен, тормышын, илдәге икътисади вәзгыятьне дә аңларга кирәк. «Энә дә бүләк, дөя дә бүләк», — дигән мәкаль миңа туры киләдер инде. Гаиләдә бер-беребезгә бүләк бирү гадәтен күптән бетердек. Шаккаттырам дип, кирәкмәгән әйбер алып, акчаны бушка сарыф итмибез. Кирәк әйберне барабыз да алабыз.

Быел һәркем өчен авыр булды. «Бу авыр ел тизрәк үтеп китсә иде», — дигән фикерләр бөтен кешедә бардыр инде ул. Бу гадәти күренеш. Һәр авырлыктан соң кеше Аллаһы Тәгаләдән тизрәк җиңеллек килүен сорый. Ләкин шуны да аңларга кирәк, һәрбер яңалык, менә бу икътисадтагы тотрыксызлык киләчәктә ниндидер үзгәрешләргә китерәчәк. Быел начар булды икән, киләсе елда да шулай була дигән сүз түгел. Яхшы өметләр белән яшәргә кирәк.

«Өйдә генә каршылыйбыз»

Ландыш Нигъмәтҗанова:

Безнең өчен Яңа ел — гаилә бәйрәме. Бу кечкенәдән шулай килә. Шуңа күрә Яңа елны һәр ел саен гаилә белән өйдә каршылыйбыз, беркая да бармыйбыз. Алла боерса, быел да традицияне үзгәртмичә, өйдә каршыларга уйлыйбыз. Балалар Кыш бабайга хатлар язып куйды инде. «Хатларны почтага салырсыз», — дип безгә бирәләр. Без, үз чиратыбызда, аларны Кыш бабайга илтәбез. Бүләкләр кайгыртырга вакыт җитми әле, 31нә кадәр бераз вакыт бар, шул вакытка кадәр уйлыйм. Быел мин дүртенче тапкыр әни булдым. Бу безнең өчен зур бәхет һәм Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләге. Ниндидер бүтән бүләк көтмибез дә.

Киләсе елда ирешергә теләгән максатларым да бар. Яңа җырлар язу, яңа проектлар турында уйланам. Андый максатларны ел саен уйлыйсың инде. Әкренләп шушы максатларга таба барырга кирәк.

«Яңа ел — үзебез уйлап чыгарган чик»

Алсу Әбелханова:

Яңа елны җылы гаилә кочагында, әти-әниләр, туганнарыбыз, якын дусларыбыз белән үткәрергә тырышабыз. Безнең әти-әниләр диндә, алар Яңа елны бәйрәм итеп уздырмыйлар. Шуңа күрә кирәкле әйберләр бүләк итәргә, тәмле әйберләр алып кайтырга тырышабыз.

Яңа елны бик тыныч кабул итәм, үзебез уйлап чыгарган бер чик, бер елдан икенчесенә күчү бит ул. Бүген иске ел үтә дә, иртәгә нәрсәдер үзгәрә кебек, тик бернәрсә дә үзгәрми, шундый ук көн була. Әйтәм бит, бу үзебез уйлап тапкан бәйрәм. «Нәкъ 31 декабрь көнне юынырга, ясанырга, өй җыештырырга кирәк», — диючеләр дә бар. Ә бит иң мөһиме — саулык һәм кешенең яхшы, уңай хисләре.

Узып баручы ел авыр булса да, минем өчен ул нәтиҗәле булды. Бик күп әйберләр эшләнде: клиплар төшерелде, яңа җырларым чыкты, кинода да төштем.

«Мин Кыш бабай булып киенгәч, балалар: „Кыш бабайның ноские әтинеке кебек“, — диделәр»

Раяз Фасыйхов:

Яңа елны диңгезгә, җылы якларга барып каршылау хыялы миндә гомергә булмады. Яңа елны карсыз, мунчасыз күз алдына да китерә алмыйм. Иң мөһиме — янымда күңелгә якын кешеләр булырга тиеш. Быел кайда каршылыйсын әле уйлап бетерәсе бар.

Балалар Кыш бабайга хатлар язып куйдылар. Алар тыйнак, Кыш бабай күтәрә алмаслык айфоннар, әллә нәрсәләр сорамыйлар. Кыш бабайның бөтен дөньядагы балаларга да бүләк алып киләсе бар бит, аның көче калырга тиеш. Балалар шуны белә. Әле үзләренә генә түгел, безгә дә сорап язалар: «Кыш бабай, син зурларга бүләк алып килмисең инде, ләкин безнең әти-әни быел әйбәт булдылар. Аларга да бүләк алып кил инде», — диләр. Аннары хатларны чыршы төбенә куябыз да, Кыш бабай бер төнне килеп алып китә. Аның килүенә мандариннар чистартып, конфетлар, вафли куеп калдыралар. Кыш бабай ашап китә шуны, вафлиен тешләп куя. Хәзер Кыш бабай булып үзем киенмим. Балалар кечкенә чакта шулай үзем киенгәч, «Кыш бабайның ноские әтинеке кебек», — диделәр.

Миңа бирелгән бүләкнең иң истә калганы — PlayStation уен приставкасы. Кечкенә вакытта хыял иде бит инде ул. Бөтен күршеләрдә денди дигән приставка бар иде. Бездә нишләптер булмады. Әниләр дәрескә, укырга комачаулый дигәннәрдер инде. Күршегә кереп уйный идек. Бервакыт безнең күрше Рафыйк абый әнигә: «Ничек инде син шул дендины балаларыңа алып бирмисең? Ул колхоздагы эшче балаларында да бар бит», — дип каты гына әйткәч, әни алып кайткан иде. Менә шул кечкенә вакытта уйнамаган уенчыкларны үскәч тә аласы килә икән.

«Бүләкнең бәясенә карамыйм»

Лилия Хәйруллина:

Теләгән бүләгемне алырга өлгердем инде. Кыш бабай чыршы астында 12нче айфон калдырган. Быел Яңа елга кадәр көтеп тормыйча, бүләкне иртәрәк алып килгән. Минем өчен һәр бәйрәмдә бүләк алу принципиаль түгел, бер дус кызым бар, ул: «Миңа егетем 8 мартка чәчәк бирмәде», — дип елап бетә иде. Нәрсәсе бар инде аның? Мин алай бүләкләр көтеп утырмыйм. Бүләкнең бәясенә карамыйм, минем өчен иң мөһиме — игътибар. Кечкенә генә әйбер бирсәләр дә, чын күңелдән шатланам. Аннан соң, бүләкләр биреп, кешене куандырыр өчен бәйрәм кирәк түгел бит, минем дуслар гади генә көндә дә ниндидер бүләк ясарга мөмкин. Бүләкне алуга караганда, бирү күпкә рәхәтрәк, кешенең шатланганын күрергә бик яратам. Алар куанганын күреп, үзем дә сөенәм. Шуңа күрә үзем дә дусларыма күчтәнәчләр әзерлим.

Узган ел Инстаграмда 100 мең кеше җыярга максат куйган идем, килеп чыкмады. Киләсе елда шул санга җитәргә язсын. Аларның күләме генә түгел, сыйфаты да бик мөһим бит әле.

«Яңа елны ел саен берүзем каршылыйм»

Рәфис Атаказ:

Мин инде берничә ел рәттән Яңа елны берүзем каршылыйм. Бер елдан икенчесенә күчкәндә уйланып, нәтиҗәләр ясыйм. Шау-шулы компания белән бәйрәм иткәнче, шулай үзең генә уйланып, елга йомгак ясау минем өчен кулайрак.

Үзем генә булсам да табын ясыйм. Табын дигәч тә, кешеләр шикелле казлар, пилмән пешереп зур-зур өстәлләр җәймим. Бәйрәм булгач, әлбәттә, мандарин, шоколад алам. Табында яңа гына суыткычтан чыккан сап-салкын бер шешә шампан шәрабе дә булырга тиеш. Өстәлне бизәп җибәрер өчен җиләк-җимешләр дә куям.

Яңа елга бер-беребезгә бүләк бирсәк, безнең гаиләдә бик сәер тоелыр иде. Бик гаҗәпләнерләр иде туганнарым. Бездә элек-электән бүләк алмашу гадәте юк. Яңа елдан соң берничә көннән, 12 гыйнварда минем туган көн, аннан соң февраль башында бер сеңлемнеке, ахырында икенчесенеке. Бүләкләрне туган көннәрдә бирешәбез.

Яңа ел көнендә бик кызык хәлләр дә булганы бар. Шулай бер елны 31 декабрьдә сеңлем белән Казанда эшлибез. Инде унике тула, ә эштән җибәрмиләр. Ахыр чиктә сеңлем: «Туйдым, эштән китәм», — дигәч кенә җибәрделәр. Ә бит без Казанда, әле әни белән әти янына Чувашиянең Шыгырдан авылына хәтле кайтасы бар. Вокзалга китәргә кирәк, күз ачкысыз буран, бер машина юк.

Шунда трамвай юлын чистарта торган бер вагон туктады, мәрхәмәтле абзый булып чыкты, шуңа утырып киттек. Аның тәрәзә чистарта торган дворниклары эшләми, шулай кул белән карны себереп төшерә-төшерә бардык. Вокзалга барып җитсәк — электричкалар юк. Автобусларга киттек, халык күп, шыгрым тулы. Сеңлем гәүдәле бит, «Йөкле хатынны утыртыгыз», — дип тә әйтеп карадым, урын бирүче юк. Йөри торгач, Кайбычка кайтучы бер кызны очраттык, ул да адашып, кайта алмыйча тилмереп йөри. Күпме тордык, беребез дә кайта алмады… Шушы очраткан кызны алдык та, Казандагы фатирга кайтып, бер белмәгән кыз белән Яңа елны өчәү каршыладык.

«Хыялларыбыз нинди, киләчәгебез дә шундый булачак»

Айгөл Бариева:

Кечкенә чакта Кыш бабайга ышана идем. Мин бүген дә могҗизага ышанып яшим. Шулай иткәндә генә хыяллар тормышка аша. Безнең киләчәк үзебездән тора. Башта нинди уй, фикер, хыяллар, киләчәк тә шундый булачак. Чөнки фикерләрнең чынга аша торган гадәте бар. Шуңа күрә башка начар уйлар килгәндә, аларны тизрәк куып җибәрергә, яхшы, күңелле, позитив әйберләр турында уйларга кирәк. «Юк, булмый», — дип түгел, «Барысы да яхшы булачак», — дип яшәргә кирәк.

Яңа елны тормыш иптәшем, балаларым белән каршы алырга ниятлим. Яңа ел хәере белән, үз вакыты белән килсен. Вакытны ашыктыру да дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә үзенең ярдәменнән ташламасын, саулык-сәламәтлек булсын. Калганын барысын да үзебез эшлибез аның.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100