news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа елны бәйрәм иткәндә өч яшьлек баланың башына атып үтергәннәр

Яңа елны бәйрәм иткәндә өч яшьлек баланың башына атып үтергәннәр

news_top
Яңа елны бәйрәм иткәндә өч яшьлек баланың башына атып үтергәннәр
Дагыстанда Яңа ел төнен бәйрәм иткәндә өч яшьлек баланың башына атканнар. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

1 гыйнварда гаилә, өч яшьлек улларын алып Яңа ел салютын карарга чыга. Бәйрәм иткәндә шәһәр кешеләренең берсе утлы коралдан ата башлый һәм ялгыш баланың башына тидерә.

Балага операция ясаганнар. Аны башка хастаханәгә күчереп йөрү мөмкин түгел иде, диелә министрлык хәбәрендә. Ул Дербент шәһәр хастаханәсендә реанимациядә яткан һәм үлгән. 

Кем атканы әлегә кадәр ачыкланмаган. Атучыны эзлиләр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар