“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән
“Интертат” сайты #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын башлады. “Яңа елга – яшәреп!” марафонының зур максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт туклану режимына күчерү. Проектта алты кеше катнаша. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, популяр җырчы Гөлназ Асаева һәм “Интертат” укучылары бар.
5-26 декабрь көннәрендә уза торган марафонны табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова алып бара. Беренче көнне үк табиб катнашучыларга бер атна дәвамында дөрес туклану гадәтләрен өйрәнү өчен биремнәр бирде.
Катнашучылар өчен “WhatsApp” челтәрендә аерым төркем булдырдык. Марафон вакытындагы хис-кичерешләре һәм сәламәтлекләрендәге үзгәрешләре хакында алар шунда сөйли.Марафончыларның күбесе хатын-кызлар. Ир-егетләрдән Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров үзе генә катнаша. Әмма ул иң актив катнашучыларның берсе. Вадим Захаров беренче көнне иртәңге сәгать сигездә үк табиб Энҗе Кадыйрованың биремнәрен үтәргә кереште.
- “Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне узды, әле тулысынча аңлап бетереп булмый. Мин берәр төрле махсус меню булыр дип уйлаган идем. Аз-азлап ашау, озак итеп чәйнәргә кирәклеге хакында болай да аңлашыла. Алай гына ябыгып булыр микән соң? Минем таза булуым ашаудандыр дип уйламыйм. Шулай да марафонда катнашуымны дәвам итәм һәм биремнәрне үтәп барачакмын. Бер катлаулы ягы да юк бит, ихтыяр көчем дә җитәрлек. Ир-егетләргә нәтиҗә тиз кирәк бит ул, шуңа күрә мондый проектларда катнашырга теләмиләр, мөгаен. Үзем иң беренче булып үрнәк күрсәтим әле. Күп кенә авырулар тазару нәтиҗәсендә килеп чыга, шуңа күрә вакытында чарасын күрергә кирәк. Туклану рационыннан ипи, камыр һәм баллы ризыкларны алып ташладым. Нәрсәләр кыланып бетәсе булыр. Утырып еларга гына калды, - диде Вадим Захаров.
- Вадим, бөтен өмет сездә. Арабызда бердәнбер ир-ат. Сезгә еларга түгел, җырларга кирәк. Матур җырлыйсыз, - дип язган кызлар.
Иң беренче чиратта, шуны аңларга кирәк: ябыгу һәм сәламәтлекне ныгыту тиз генә була алмый. Бер атнада өч-биш килограммнан котылу шундый ук тизлек белән яңадан авырлык җыюга китерәчәк. Бу организм өчен дә зыянлы. Шуңа күрә марафонда катнашучылар биремнәрнең дәвамлы булуына әзер булыгыз һәм бу эшкә җаваплы карагыз. Әгәр сездә биш көн эчендә дөрес туклану гадәтләре формалаша икән, шулай ук дәвам итәргә кирәк. Биш көннән тагын яңа алгоритмнар бирәчәкбез. Без сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану гадәтләрен формалаштырабыз. Күпмедер дәрәҗәдә теоретик һәм практик тәҗрибә тупларбыз.
- Марафонда катнашучыларга махсус меню тәкъдим ителмәячәк. Һәр адымны аңлап, бергә киңәшләшеп эшләрбез. Җиңел юлны бары тик ялкаулар гына эзли. Табигый ризыклар белән генә тукланучылар бер ай эчендә 15-20 килодан котыла ала. Минем практикада симезлектән интеккән кешеләр күп булды һәм алар минем киңәшләрем ярдәмендә катлаулы чирләрдән дәвалана алды. Ябыгырга һәм сәламәтлекләрен ныгытырга теләүчеләргә бары тик тырышлыкны гына эшкә җигәсе кала, - дип әйтте табиб Энҗе Кадыйрова.
Марафонда катнашучы Зилә Мәүлина барлык биремнәрне дә үтәгән. Ашау вакытында ул телефонын читкә алып куйган һәм ризыкны озак итеп чәйнәргә тырышкан. Зилә Мәүлина көн дәвамында бары тик табигый ризыклар белән генә тукланган.
- Мин эшкә бик иртә китәм. Биремнәр белән эшкә килгәч таныштым. Хезмәттәшем пирог алып килгән иде. Ашамадым бит, түздем. Иртә белән бары тик су гына эчтем. Эштә вакытта ашарга дип, үзем белән авыл эремчеге алып килдем. Сәгать уннар тирәсендә әлеге эремчекне ашап куйдым. Төшке аш вакытында аш ашадым. Озак итеп чәйнәргә тырыштым, ашау вакытында телефонны да читкә алып куйдым, - диде ул.
- Зилә Мәүлина, 47 яшь. Чыгышы белән Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылыннан, озак еллар Саба районы Байлар Сабасында яшәгән һәм эшләгән. Бүгенге көндә ике кызы белән Казанда гомер кичерә.
Организмга су җитәрлек күләмдә кермәсә, матдәләр алмашы акрыная, шуңа күрә авырлык күрсәткече дә бер урында торып кала. Берәүгә дә сер түгел, су эчү матдәләр алмашын яхшыртып җибәрә. Белгечләр көненә 2 литр чиста су эчәргә киңәш итә. Моннан тыш, тагын якынча 1 литр сыеклыкны яшелчә һәм җиләк-җимеш, шулпа һәм башка продуктлардан алабыз.
- Суны ашар алдыннан эчәргә кирәк. Марафон дәвамында мөмкин кадәр күбрәк су эчәргә тырышыгыз, - диде ул.
- Мәктәпкә эшкә барышлый чишмәдән су алып барам, көн дәвамында шул суны эчәм. Миннән күреп, калганнар да су эчә, җиткереп булмый. Йокыдан торгач, һәр иртә саен бер стакан су эчәм. Ярты сәгатьтән соң кофе эчтем, соңрак бер йомырка ашадым. Эштә ашарга эремчек алып килдем, табигый продукт. Үзебез хуҗалыкта кәҗә асрыйбыз, эремчекне шуның сөтеннән ясыйм. Марафонның беренче көне сизелми генә үтеп китте. Читен булды дип әйтмәс идем. Хәзер ашарга утырган саен марафонда катнашуым искә төшә, үземне кулга алам. Табиб Энҗе Кадыйрованың биремнәрен көн дәвамында үтәдем, үземне яхшы хис итәм. Әле беренче генә көн, ләкин шулкадәр җиңеллек сизәм. Алга таба нәрсә булыр, кызык, - диде ул.
- Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова, 56 яшь. Биектау районында яши, мәктәптә укытучы булып эшли. Өч баласы, өч оныгы бар. “Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышам. Марафонда катнашуының максаты ябыгу түгел, вак-төяк авырулардан арыну", - ди ул.