news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа елга ясаган салатны ничә көн сакларга ярый?

Салатларны иң күбе 36 сәгать саклап була, аннары ашарга ярамый.

news_top
Яңа елга ясаган салатны ничә көн сакларга ярый?
https://pixabay.com/

Туклану сыйфаты буенча белгеч Валентина Семенова салатлар тиз бозыла торган ризык булуын искәрткән. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

Белгеч фикеренчә, салатка майонез, май, соусларны ашар алдыннан гына өстәргә кирәк. Шулай ук кыярны да ашар алдыннан гына салу хәерле. Ул да салатны тиз бозыла торган итә.

Туклану сыйфаты буенча белгеч Елена Павлова салатларны иң күбе 36 сәгать сакларга ярый дип саный. Маринадланган, әчетеп тозланган, кыздырылган яшелчәләр салынган салатларны 24 сәгатьтән соң ашарга ярамый.

Чи яшелчәләр, җиләк-җимешләр салаты, винегретлар, ит, ысланган ризыклар салынган салатларны соус салынмаган килеш 18 сәгать, соус салгач 12 сәгать тотарга була.

Әгәр салатка йомырка салсагыз, яраклылык вакыты 6 сәгать була.

Балык, диңгез продуктлары салынган салатларны 12 сәгать эчендә ашап бетерү хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар