Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа елга нинди чыршы сайларга?

Роскачество белгечләре чыршы сайлау буенча киңәшләрен бирде. 

news_top_970_100
Яңа елга нинди чыршы сайларга?

Чын чыршыны ничек сайларга?

Экологлар чын чыршы сайларга киңәш итә. Бары тик законсыз агач кисү генә табигатькә зыян сала. Ә легаль чыршы базарларында сатылган агачлар Яңа ел бәйрәмнәре өчен махсус питомникларда үстерелә. Яки урманнарны дежур һәм санитар кисү вакытында алына. Шуңа күрә махсус базарларда чыршы яки наратны шикләнмичә сатып алырга була.

Легаль чыршы базарында мәҗбүри булырга тиешле әйберләр: 

- Сату өчен рөхсәт бирүче талон;

- Касса аппараты;

- Бәяләр язылган белешмәлек;

- Агач озынлыгын үлчәү өчен линейка;

- Төргәк өчен материал;

- Тәкъдимнәр дәфтәре. 

Бәясенә карап ңелегезгә хуш килгән агачны сайлагыз.

Чыршы – ылыс исе бөркеп торган хуш исле Яңа ел бизәге. Ләкин бер тискәре ягы бар – ул тиз һәм җиңел коела. Фатирда 8 көнгә якын тора ала.

Наратлар арзанрак тора (чөнки тизрәк үсәләр) һәм яхшырак саклана. Ылыслары коелмыйча 12 көнгә кадәр торырга мөмкин. Ләкин бу агачның тискәре ягы бар – аның сумаласы күп.

Тотып һәм шакып карагыз: агач сайлау буенча белгеч киңәшләре

Ботакларын кул белән тотып карагыз: алар эластик булырга һәм җиңел бөгелергә тиеш.

Кәүсәсенә игътибар итегез: ул инәләр белән капланган булырга тиеш.

Берничә ылысны кул белән уганда үзенә хас хуш ис чыгарга тиеш.

Кәүсәнең киселешенә игътибар итегез: әгәр киң кара каймасы бар икән, мондый агач озак сакланмаячак.

Кәүсә белән җиргә шакып карагыз: агачтагы ылыслар коелырга тиеш түгел.

“Кыш көне киселгән ылыслы агачларда күп төрле бөҗәкләр, үрмәкүчләр, талпаннар була, - дип сөйли биология фәннәре докторы, К.А. Тимирязев исемендәге Россия аграр университеты профессоры Зоя Николаева. – Бу бөҗәкләр кеше өчен куркыныч түгел. Чыршыны бөҗәкләрдән һәм тапланнардан арындыру өчен аны 3-4 сәгать ваннада тотарга кирәк. Кәүсәсенең аскы өлешен кайрыдан чистартырга һәм ванна өстендә агачны селкеп алырга кирәк. Соңыннан инде коелган бөҗәкләрне су белән юдырып төшерәсе генә кала”.

Чыршы озак торсын өчен нишләргә?

- Җылылык приборлары яныннан ераккарак куярга;

- Су салына торган махсус савыт кулланыгыз;

- Үз вакытында су сибеп торыгыз;

- Суга бер кашык шикәр комы һәм бер төймә аспирин даруы ваклап салырга була.

Ясалма чыршы сайлау

Ясалма чыршының зур плюсы – аны күп еллар кулланырга була. Ләкин чыршыларны химик җитештерү тирә-юньне пычрата. Ә өйдә бу яңа ел бизәге агулы матдәләр бүлеп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә ясалма чыршы сайлаганда аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Белгечләр киңәше:

Ясалма чыршыны зур һәм махсус кибетләрдән алыгыз. Алган вакытта сатучыдан сертификат һәм яраклылык декларациясен сорагыз. Алар товарның сыйфатын һәм куркынычсыз булуын дәлилли.

Ныклы булуын тикшерегез. Инәләрен “үсү” юнәлешенә каршы сыпырып, бераз тарткалап һәм ботакларны әкрен генә бөгеп каргыз. Коела икән, димәк бу товар сыйфатсыз.

Исенә игътибар итегез. Ясалма чыршыдан ис килергә тиеш түгел!

Этикеткасын укыгыз. Товарның эшләнү вакыты, җитештерүче турында мәгълүмат, химик матдәләр булу-булмавы, товарны янгынга каршы матдәләр белән эшкәртү турында мәгълүмат рус телендә язылган булырга тиеш.

Фантазияне эшкә җигеп яңа төрле бизәү ысуллары да уйлап чыгарырга була.

Мәсәлән, ишегалдында үскән чыршыны бизәргә мөмкин.

Чыршы ботакларын җиләк-җимешләр һәм агач күркәләре белән бизәп тә өйгә ямь өстәргә була.

Кул астында булган әйберләрдән үзегез чыршы ясый аласыз. Моның өчен катыргы, гирлянда, гәзит, китаплар, агач кулланырга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100