Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа елга кар сыны ясау мәҗбүри: «Кар булмаса, бозы бар, боз булмаса, фанера бар!»

Яңа ел җитүгә ике-өч атна кала Татарстан районнарын бизи башлыйлар. Кыш көнендә урамнарда төрле-төрле кар сыннары күрү үзе бер могҗиза. Быел да кайбер районнарда мәктәпләргә, балалар бакчасына һәм башка оешмаларга кар сыннары ясау боерыгы йөкләнгән. Ә кар юк... Нишләргә соң?!

news_top_970_100
 Яңа елга кар сыны ясау мәҗбүри: «Кар булмаса, бозы бар, боз булмаса, фанера бар!»
Салават Камалетдинов

Матбугат.ру порталының Инстаграм аккаунтында кызыклы документ чыккан. Теләчедә 18 декабрьгә кадәр утыз сын ясарга тиешләр икән. Алар карны каян алыр? Гомумән, кар сынын ясау кыенмы, юкмы?

Әлеге фото астында халык төрле фикерләр калдырган.

«Халыкны мескен итеп тә карыйлар инде! Мәктәп балаларын, ата-аналарын шул сыннар белән ел саен газаплыйлар. Нигә хаҗәт микән соң ул фигуралар, аңлый алмыйм. Шул уйлап чыгарган кешесен карсыз фигура ясап яки суыкта шуны ясатыр идем. Ачудан башка бернәрсә дә яза алмыйм».

«Сез кышкы салкында шул сыннарны ясап карагыз башта! Бөтен кешегә гомерлек салкын тиюне „бүләк“ итә торган вакыйга инде — ул сын ясау. Әле тилмереп ясаганнан соң, көн җылытып, алар эри».

Ул кар сыннары карап торышка гына матур шул. Кул катырып суыкта эшләнүен эшләүче үзе генә белә.

Гомумән, кайбер районнарда Яңа ел сыннарын ясау үзе бер эш кебек кабул ителә. Һәр оешма үзенең ишегалдында кардан сыннар ясарга тиеш. Күз буяу өчен генә ясап куймасыннар өчен стандартлар кертелгән — кар сыннарының саны, биеклеге күрсәтелә.

«Һава торышы җылынгач, билгеле, сыннар эри»

Кар сыннарын ясау буенча лидер районнарның берсе — Балтач. Әмма бу районда бөтен кеше дә кар сыннары ясау яклы түгел.

Үз сүзен курыкмыйча әйтә белүче, «Балтач — халык хәбәрләре» төркеме җитәкчесе Рафаэль Шакиров белән сөйләштек. Аның фикеренчә, кар сыннарын «разнарядка» биреп, өстән кушып ясату кирәкми.

«Ел саен шул кар сыннарын ясаталар. Кешеләр үз теләге белән ясамыйлар, алар боерык үти. Әле ул сыннарны салкын көннәрдә олылар гына түгел, балалар да ясый. Минемчә, аларны ясарга кирәкми. Өстәвенә һава торышы гел үзгәреп тора. Бүген суык булырга мөмкин, ә иртәгә җылыта ала. Һава торышы җылынгач, билгеле, сыннар эри. Ә эрегән сын ямьсез фигура булып кала. Шул фигураны янәдән ясарга кирәк. Һәм сәламәтлек турында да онытмыйк. Унбиш минутлык эш түгел бит», — ди Рафаэль.

«Кар юк, әлегә эшли алмыйлар. Карның кайчан явуы билгеле түгел. Көтеп торалар инде. Ә боерык бар бит. Фанералардан ясарлар микән?! Әйтик, кар сынын мәктәптә яисә балалар бакчасында ясарга кирәк, ди. Ул фанераларны сатып алыр өчен акча кирәк. Ә мәктәп белән балалар бакчасында акча юк. Димәк, әти-әниләрдән акча соралачак. Яисә әти-әниләр үзләре эшләячәкләр инде. Бер сүзем юк: кар сыннары матур, әмма күпме көч сорала! Һәм иң мөһиме — кар эри. Менә шул фанераларны гына кулланырга микән инде?! Алар берничә елга җитәрләр иде. Ел саен ышкылган урыннарын буяу белән буярлар иде», — ди ул.

«Ник кирәк соң ул?»

Балтач районында яшәүче Рәсим дә кар сыннарын ясауга каршы.

«Быелны әлегә кар сыннарын ясатырга кушмаганнар дип беләм. Мин ишетмәдем. Минемчә, ул сыннарны ясау кирәкми. Яңа ел аларны ясасаң да, килә, ясамасаң да, килә. Әле ясау, бер әйбер. Җылыткач, эриләр бит. Шундый ямьсез булалар, коточкычр», — ди ул.

Рәсим үзе сыннар ясамый икән, әмма бюджет өлкәсендә эшләгәч, хатыны ясый. «Туңып, катып, кайта инде. Ярты көннән артык ясыйлар инде. Авырган чаклары да бар. Ничек авырмыйсың инде?! Резинкалы перчатка белән генә эшлиләр бит. Сап-салкын кар, су белән эшләргә кирәк.

Әле бер елны кар булмады. Басудан трактор белән кар алып кайтып, ясадылар. Әлегә кар булмагач, ясарга кушмаганнар. Кар яугач, кушарлар. Аны ясаган өчен аларга бер тиен акча да өстәмиләр.

Әле бер оешма бар икән. Сыннарны 4 меңгә ясап бирәләр, ди.

Хатын бюджет оешмада эшләгәч, аларның акчалары юк инде, үзләре ясыйлар», — ди Рәсим.

«Карны көтәбез»

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин белән дә элемтәгә кердек.

«Кар юк бит, ясап булмый. Бездә ясамыйлар. Сезгә кем әйткәндер, белмим. Кар булгач, ясарбыз. Карны көтәбез», — диде башлык.

«Ул сыннарны ясау күңелле бит»

Теләче үзәк район хастаханәсенә шалтыраттык. Теге исемлек дөрес булса, аларга убырлы карчык һәм аның өен ясарга кирәк. Хастаханәнең баш табибы Ирек Галиуллин сүзләренчә, әлеге исемлек аларга әле барып ирешмәгән. «Кыш бабай белән кар кызын ясаячакбыз», — ди ул.

«Хастаханәдә эшләүчеләр белән сөйләштек. Үзебезчә кар сыннары ясап куячакбыз. Кыш бабай белән кар кызын ел да ясыйбыз. Кар ява башлады менә. Алла боерса, ясамый калмабыз. Үзенә бер матурлык бит ул. Авыручыларга да рәхәт. Чыгып йөри алмасалар да, тәрәзәдән карап булса да сокланалар. Шулай ук палаталарга да мишура эләбез. Әлбәттә, хастаханә булгач, аларны күп итеп элергә ярамый. Санитария турында онытмаска кирәк. Шулай да балаларның кәефләрен бераз булса да күтәрер өчен берничәне элергә була. Яңа ел исе, бәйрәм рухы булырга тиеш. Кар юк, дигәннән, анысы бездән тормый. Аллаһы Тәгаләдән генә тора», — ди баш табиб.

«Ул сыннарны ясау күңелле бит. Аны эшкә дә санарга кирәк түгел. Без Кремль каршындагы сыннарга охшатып ясамыйбыз. Үзебезчә, авылча гына. Акча турында гына уйларга кирәкми. Мин үзем дә кар сыннары ясауда катнашам. Бу хастаханәдә эшләү дәверендә агачлар да утырттык, җыештырдык та. Аннан соң кар сыны ясауның сәламәтлеккә зыяны юк. Балалар бит кар атышып, кар тәгәрәтеп уйныйлар. Хастаханәдә эшләүчеләр дә актив. Исемлек төзеп: «Бу килде, теге килмәде дип санап йөрмибез», — ди Ирек Илгизович.

«Әгәр җитәкчелек боерык бирмәсә, сыннар ясалмас иде»

«Теләче-информ» да эшләгән коллегабыз Раил Рәшитов белән сөйләштек.

«2015-2016 елларда «Теләче-информ”да эшләгәндә, кар сыннарын ясау миңа да эләкте. Мин килгәнче дә, мин эшләгәндә дә, хәзер инде мин эштән киткәч тә, шул ук бер пингвинны ясыйлар. «Теләче-информ» хезмәткәрләре әлеге пингвин сынын үзләре сорап алганнар дип беләм. Аны ясау кыен түгел. Нәкъ менә пингвин сынын сайлап алган кешене хәйләкәр булган дип әйтергә була», — ди Раил.

«Кар булмагач, сын ясап булмый, билгеле. Болай булып торса, ясый алмаслар. Нишләтәсең инде, һава торышына каршы барып булмый бит. Әгәр кар яуса, ике-өч көн вакыт эчендә сынны ясарга була. Ул әллә ни күп вакыт таләп итми. Шуңа күрә Яңа ел алдыннан да ясап булыр», — ди ул.

Раил сүзләренчә, әгәр дә җитәкчелек боерык бирмәсә, сыннар ясалмас иде.

«Балачакта сын ясау безнең өчен күңелле вакыйга була иде. Әле бит дәресләрдән дә азат итәләр. Ә үсә баргач, эш кебек кабул итәсең. 2015 елда артык суык иде. Әлбәттә, суык булганда эшләү җиңел түгел.

Шуны әйтергә була: әгәр боерык булмаса, кешеләр ул сыннарны ясамас иде. Җитәкчеләр кушканга эшләнә инде ул.

Әмма: «Кушканга гына эшлибез», — дигән сүзне ишеткәнем булмады. Шулай да ул сыннарны карап үткәндә, матур бит. Булмаса да, начар түгел… Бәлки катлаулы сыннарны ясау кирәкмидер. Бары шул гына», — ди Раил Рәшитов.

«Дин буенча кар сыннарын ясарга ярамый»

Теләче муниципаль районының җирлекара китапханәсенә быел Шрек сынын ясарга кирәк икән. Без китапханә директоры Ризидә Дәүлиевага шалтыраттык.

«Әлегә кар юк, шуңа күрә сынны ясап булмый. Башка елларны ясый идек бит, быел да ясарбыз. Кар сынын ясау җиңел түгел, әмма ясарга кушылгач, ясамыйча булмый. Без, китапханәчеләр: „Юк“, — дип әйтә торган халык түгел. Кар булмаса, эшли алмабыз. Карның күп кирәк булуын барыбыз да аңлыйбыз», — ди Ризидә ханым.

«Кар сынын ясау авыр дип әйтеп булмый. Өшемәс өчен җылы итеп киенергә генә кирәк. Резинка перчатканың зуррагын алабыз. Аның эченнән җылы перчатка кияргә кирәк. Бу өлкәдә хәзер без белгечләр инде. Аннан соң ул кар сыннары матур бит. Кайтучы кунаклар да соклана. Шулай ук балаларга да ошый. Балалар кайсы җәнлекнең ничек аталуын өйрәнә. Сыннар эри, әйе. Эрегәч, формаларын югалта. Урамга чыгып, төзекләндерәбез», — ди китапханәче.

Ризидә ханым сүзләренчә, ислам дине буенча сыннар ясау тыела. «Мин ислам дине кануннарына таянып яшим. Дин буенча сыннар ясарга ярамый. Минемчә, аларны ясау кирәкми. Әмма җитәкчеләр ул сыннарны ясауны кирәк дип таба икән, без каршы килә алмыйбыз. Әгәр ясатмасалар, әйбәт булыр иде», — ди Резидә Дәүлиева.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин дә шул ук фикердә:

Динебез сурәт ясауны хупламый. Аллаһы Тәгалә җан ияләренә сурәт биргән, аннан аларга җан өргән. Шуңа күрә, хәдистә сурәт ясаучыларның сурәтләре, сыннары Кыямәт көнендә хуҗаларын эзләп табачак һәм: «Безгә җан өрегез!» - дип артларыннан куып йөриячәк, диелә. Гомумән, Исламда сурәт ясау мәсьәләсе киң, һәм аны бер ике җөмлә белән генә аңлатып бирү мөмкин түгел. Кайбер галимнәр балаларга өйрәтү максатыннан ясалган сурәтләрне рөхсәт итә. Кайберләре электрон экраннарда чагыла торган цифрлы фотоларны сурәткә санамый. Әлеге мәсьәлә зуррак язма таләп итә.

«Нәрсәсе авыр булсын инде аның?»

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хәҗипов белән элемтәгә кердек.

Нәҗип Нәкыйпович, кар сыннарын ясамыйбыз дип каршы чыгучылар бармы?

Юк, беркем дә каршы чыкмады. Син үзең авыл баласы булсаң, ул кар сынын ясауның ничек булуын беләсең. Егерме ел дәвамында эшлибез инде ул кар сыннарын.

Сезнеңчә, ул кар сыннарын ясау кирәкме?

Нишләп кирәк булмасын?! Авылларны бизибез. Шулай ук һәр район грант отарга тырыша. Кар юк, боз юк дип язалар.

Кар чыннан да юк бит.

Әлегә кар юк. Кар булмаса, боздан ясарга була. Бозы булмаса, фанера бар. Чыршыларны утырттык. Боз бар. Анда язып утыручыларның башка эшләре юктыр. Ул кар сыннары балаларга да күңелле. Алар үзләре дә ясый. Кунакка кайтучылар, авылдашлар фотоларга төшә.

Кайсы оешманың нинди сын ясавы ничек билгеләнә?

Ул инде күптән билгеләнгән. Алар үзләре сайлаганнар иде.

Ул кар сынын ясау кыен, диләр…

Нәрсәсе авыр булсын инде аның, сеңлем?! Бергәләп ясаганда җиңел ул. Сокландыргыч матур бит ул! Үзенә бер бәйрәм! Якынлашып килүче Яңа еллар белән! Авылга кайтыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100