news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яңа елга иң шәп бүләк — бала» - Булат Бәйрәмов артистлар арасында сораштыру үткәргән

Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөлфирә Шәйдуллинага әллә ни кирәкми.

news_top
«Яңа елга иң шәп бүләк — бала» - Булат Бәйрәмов артистлар арасында сораштыру үткәргән
«Татар-информ» архивы

Булат Бәйрәмов гримеркада артистлар арасында сораштыру үткәргән. «Сезнеңчә, Яңа елга иң шәп бүләк нәрсә?» — дип сорый ул.

Артистлар арасында иң еш яңгыраган җавап — бала. «Аида» тәхәллүсе белән җырлаучы, «Яңа гасыр» телеканалы журналисты Эльвира Фатыйхова - бала, ә Илназ Баһ кыз бала, дип җавап бирә. Яңа гына өченче уллары туган Разил Камалов дүртенче бала теләвен әйтә, ә хатыны Рәфинә Ганиуллина бу җаваптан «матур итеп» көлә.

Эльмира Хамматова агач йорт, Алинә Сафиуллина белән Ильмира Нәгыймова машина, Алмаз Мирзаянов чалбар — каеш, галстук, Резидә Шәрәфиева каклаган каз, Рузилә Хәйретдинова «Айфон 13», Алсу Әбелханова бриллиант, Гүзәлем тун турында хыяллана. Ә Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөлфирә Шәйдуллинага әллә ни кирәкми. Аларга яхшы кәеф белән игътибар да җитә. Сораштыруда катнашучылар арасында «үзем бүләк», «бүләк итәр кешең булу», дип җавап бирүчеләр дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар