Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа елга биргән бүләк ошамаса нишләргә?

Сәер бүләк алгач, бергә көләргә, юморга аударырга була.

news_top_970_100
Яңа елга биргән бүләк ошамаса нишләргә?
https://pixabay.com

Психотерапевт Стина Сандерс бәйрәмгә биргән бүләк ошамаса, аңа мөнәсәбәтне ничек белдерергә икәнен аңлата. Бу турыда Metro басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Белгеч фикеренчә, ошамаган бүләккә реакция кеше белән мөнәсәбәтләр күпме дәвам итүгә бәйле. Әле күптән түгел генә очрашып йөри башлаган кешеләргә «кисеп ташламаска» киңәш ителә, мөмкин булса, «Бүләк ошады» дияргә кирәк. Шулай да артыгын кыланып ташламагыз, бүләкне «кинәнеп кулланачакмын» дип алдамагыз да. Юкса тагын шундый ошамый торган сюрпризлар бирүләре мөмкин.

Бүләк инде бөтенләй дә ошамаса, аны җайлап кына аңлатырга кирәк. Мәсәлән, «Мин игътибар итүеңне, бүләк бирергә теләвеңне бик югары бәялим, рәхмәт. Без әле бер-беребезне өйрәнәбез генә, ләкин мин кроссовки яратам, кроксы түгел», — диегез.

Инде күптән очрашып йөри торган кешеләрдән нинди бүләк кирәген алдан сорау хәерле. Күптән бергә булган кешеләр бер-берсен яхшы белсә, алар ни кирәген үзләре дә чамалый алыр.

Сәер бүләк алгач, бергә көләргә, юморга аударырга була.

Кирәксез бүләк алмас өчен, алдан сорарга, алдан исемлек төзергә, яки кирәкле бүләкне үзең алып, партнерыңа бирергә була, ди белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100