Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа елда теләгән теләкләр чынга ашсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Психотерапевт фикеренчә, төгәл нәрсә теләвеңне ачыклау, билгеләү - иң авыры.

news_top_970_100
Яңа елда теләгән теләкләр чынга ашсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
pixabay.com/ru

Яңа ел алдыннан теләкләр теләү, тормышны үзгәртү өчен планнар кору гадәткә кергән. Үз тормышыңны яңарту, үзгәртү өчен берничә мөһим кагыйдә бар. Алар турында психотерапевт Анна Сторига сылтама белән РИА Новости яза.

Психотерапевт фикеренчә, төгәл нәрсә теләвеңне ачыклау, билгеләү - иң авыры.

«Чыннан да нәрсә теләвегезне ачыклау өчен (шулай теләнергә тиеш яки дуслар киңәш итә дип кенә түгел) күпмедер вакытка логик фикерләүне туктатып торырга һәм аңның „төбенә төшәргә“ кирәк», — дип аңлата Анна Стори.

Теләкләрне билгеләгәч, аларны тормышка ашыру планнарын корырга да була.

«Зур планнарны кечкенә конкрет адымнарга бүләргә кирәк — юкса, яңа тормыш чынга ашмаган фантазия булып кына калачак», — диде ул.

Теләкләр исемлеген төзегәндә «эчтәге шәхси критикны» — тормышка ашырылмаган планнарның сәбәбе булып саналган тискәре тавышны игътибар белән тыңларга кирәк.

«Бу синең беркайчан да килеп чыкмаячак, хәтта тырышып та торма!» яки ««Нәрсәгә кул сузасың инде!» дигән кебегрәк сүзләрне аерым бер блокнотка язып барырга кирәк. Үзегезнең «Критикны» яхшырак белгән саен, аны җиңү җиңелрәк булачак, дип ышана белгеч. Яңа елда планнарны, максатларны һәм теләкләрне чынга ашыруның төп адымы шушы булып тора. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100