Яңа елда ничек ял итәбез?
Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елда ял һәм бәйрәм көннәрен күчерүне раслады.
![Яңа елда ничек ял итәбез?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/9/25/8c94f8c5ac3408956b0ecd8e0df7391ff50cf97c764b81afc8fd8f6eee63.jpg)
Киләсе елга ял көннәре тәртибе ведомство сайтында урнаштырылган.
5 һәм 6 гыйнвардагы ял көннәрен (шимбә һәм якшәмбе) 2 һәм 3 майга (пәнҗешәмбе һәм җомга) күчерәләр.
23 февральдәге ял көне (шимбә) 10 майга (җомга) күчереләчәк.
Шулай итеп, киләсе елда яллар түбәндәгечә була:23, 24 февраль;
8 - 10 март;
1 - 5 май; 9 - 12 май;
2 - 4 ноябрь.
- Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - Яңа ел каникуллары; 7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме; 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне; 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне; 1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме; 9 май - Җиңү көне, 12 июнь - Россия көне; 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.