news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа елда ничә көн ял итәбез?

Яңа ел каникулларында ял көннәре тәртибе билгеле булды.

news_top
Яңа елда ничә көн ял итәбез?

Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәренә ун көн ял итәчәк. Бу турыда Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзегән җитештерү календаре буенча, каникуллар 2018 елның 30 декабреннән башланып, 2019 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

29 декабрь, шимбә көнендә булган ял көне 31 декабрь, дүшәмбе көнгә күчерелә. 29 декабрьдә эш сәгате 1 сәгатькә кыскара.

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар