Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа елда Казан көтә: Татарстан башкаласында күңел ачу урыннары

Казан инде берничә ел дәвамында кышкы бәйрәмнәрдә сәяхәт итү өчен иң популяр шәһәр булып кала.

news_top_970_100
Яңа елда Казан көтә: Татарстан башкаласында күңел ачу урыннары
Яңа елда балалар белән ял итү өчен Россиянең иң популяр шәһәрләре өчлегенә Татарстан башкаласы да керде. Казанлылар һәм шәһәр кунакларын алда сигез көн ял көтә, аларга бер көн дә күңелсезләнеп утырырга туры килмәячәк. Республикада 500гә якын мәдәни-күңел ачу чарасы узачак.

«Татарстанда кунакларны 386 кунакханә, хостел, шифаханә һәм ял базасы кабул итә. Яңа ел төнендә Казан кунакханәләренең - 88 проценттан артыгы, 2-7 гыйнвар көннәрендә 77 проценты тула», - диде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Быел бәйрәмнәр чорында республикада туристлар агымының 10-15 процентка артуы көтелә. Кунаклар кунакханәләрдә уртача өч көнгә туктала.

«130 мең турист – бик зур сан. Барлык туризм объектлары һәм кунакханәләргә, җәмәгать туклануы һәм транспорт предприятиеләренә зур җаваплылык йөкләнә. Без туристларны лаеклы төстә каршы алу һәм Татарстаннан яхшы тәэсирләр белән кайтып китсеннәр өчен актив эшчәнлек алып барабыз», - дип искәртте Сергей Иванов.



Туристлар саны күбәюгә бәйле рәвештә, Россия тимер юллары Казанда Мәскәү һәм Татарстан башкаласы арасында поездлар санын арттырган. «Нордавиа» авиакомпаниясе Яңа ел каникуллары чорында Санкт-Петербург – Казан юнәлеше буенча өстәмә рейслар ачкан.

«Быел беренче тапкыр Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пермь һәм Уфа шәһәрләреннән Казанга туристик поездларның бай программасы тәкъдим ителә. Казан юнәлешендә чартер тимер юл рейслары булдырыла. Әлеге поездларда республикага күпсанлы туристлар һәм кунаклар киләчәк. Безнең бурыч – аларны лаеклы төстә каршы алу һәм иң яхшы әйберләрне күрсәтү», - ди ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе.

Кыш бабай резиденциясе һәм Хан ишегалды

Яңа ел каникуллары вакытында казанлылар һәм шәһәр кунакларын күп кенә кызыклы чаралар көтә. 8 гыйнварга кадәр «Туган авылым» комплексы территориясендә «Кыш бабай утары» кунакларны үзенә чакыра. 

«Кремль яр буенда шугалак һәм тимераякларны прокатка бирү пункты эшли. Бу – Казандагы иң озын шугалак, аның озынлыгы 1 чакрым тәшкил итә», - дип хәбәр итте Казанның туризм үсешенә ярдәм күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова.



«Казан» ат-спорт комплексы территориясендә икенче ел рәттән Яңа ел шәһәрчеге эшли. Биредә «Хан ишегалды» милли Яңа ел авылы бар. Теләгән һәркемгә Кышкы Сабантуйда катнашу, сувенирлар сатып алу, атка атланып йөрү мөмкинлеге тудырылган. 

2-7 гыйнвар көннәрендә Спортның су төрләре сараенда Мария Киселеваның «Солтан патша турында әкият» дигән су тамашасы була. 4-5 гыйнварда Илья Авербух үзенең «Яңа Бремен музыкантлары» дигән боз тамашасына чакыра. Шәһәрнең барлык театрлары да кунаклар өчен кызыклы спектакльләр әзерли.

Балаларны йөртү кагыйдәләрен катгыйландыру туристлар агымына тискәре йогынты ясады

Балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен катгыйландыру быел Татарстанда туристлар санының кимүенә китерде. Мәктәп укучылары республика районнарындагы музейларга экскурсиягә сирәгрәк бара башлады.

«Балаларны транспортта йөрткән вакытта бәхетсезлек очраклары да булгалый, шунлыктан директорлар үз өсләренә җаваплылык алырга курка. Яшерен боерыклар килә һәм балалар беркая да бармый», - дип хәбәр итте Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының үсеш буенча генераль директор урынбасары Тәнзилә Агишина.



Бүген Алабуга музеена Россия төбәкләреннән – Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Екатеринбург, Урал якларыннан балалар, Татарстан район һәм шәһәрләрендәге мәктәп укучыларына караганда, ешрак килә икән.

«Балаларны йөртүче транспорт чараларының тизлеген сәгатенә 60 чакрымга кадәр чикләү сәбәпле, автобус Казаннан Алабугага кадәр 4,5 сәгать бара. Нәтиҗәдә, балаларның күп вакыты юлда уза. Шәһәр белән танышу өчен аларның нибары 3-3,5 сәгать вакыты кала», - дип ачыклык кертте Алабуга музей-тыюлыгы вәкиле.

2016 елда Татарстанга 2 миллион 900 мең турист килгән. Узган елдагы Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанда 110 мең турист булып киткән. Бу – 2015 елдагыга караганда 20 меңгә азрак. Балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен катгыйландыру аркасында алдан планлаштырылган турлардан башы тартырга туры килгән.






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100