Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа елда балаларга ничек сюрприз ясарга - идеяләр

Яңа елда балаларга ничек сюрприз ясарга - идеяләр

news_top_970_100
Яңа елда балаларга ничек сюрприз ясарга - идеяләр
1. Беренче ысул - билгеле, Кыш бабайны өйгә чакыру. Әмма бу чыгымлы. Бәяләрен "Интертат"та чыккан мәкаләдән укый аласыз.

2. Видеооткрытка. Интернет аша эшли торган Кыш бабайны табарга һәм баланың фотосын җибәрергә. Ул экранда балагызның фотосын ача һәм аны котлап видеоролик яздырып җибәрә.

3. "Хәзинәләр утравы". Вак-төяк бүләкләр (конфетлар, уенчыклар) аласыз һәм өегезнең төрле өлешенә яшерәсез. Дәфтәр битенә өегезнең планын сызасыз һәм бүләк яшерелгән урыннарны кар бөртеге белән билгеләп чыгасыз. Балаларга кызык уен да, карта белән эш итәргә дә өйрәнәләр.

4. 12 ай уены.12 конверт әзерлисез, аның һәрберсендә алдагы ай турында мәгълүмат язылган язу була.

1 ай гыйнвардан башлыйбыз. Беренче конверт гыйнварда фатирда була торган урында дип әйтәсез. Ул - чыршы. Димәк, беренче конверт чыршы астында. Бала чыршы астындагы конвертны таба. Анда "Февраль - иң суык ай" дип язылган. Бала иң суык урынны табарга тиеш. Ул - суыткыч.

Суыткычтагы февраль конвертыннан март аеныкын кайдан эзләргә икәнен язган язу чыга. "Март ае - әниләр ае". Бала уйларга тиеш - әниләргә нәрсә бирәбез? Чәчәк! Гөл чүлмәге яныннан апрель конверты чыга. Анда апрельнең яңгырлы ай  булуы әйтелгән. Бала өйдәге юеш урынны табарга тиеш. Ул - ванна.

Май аеның кызыл төсле ай булуы - 1 май һәм 9 май бәйрәмнәре булган ай булуы языла. Конверт кызыл шар эчендә булырга мөмкин.

Июнь ае - кояшлы ай дигән язу чыга. Өйдәге кояшлы урынны табабыз.

Июль җылы ай дигән язу чыга. Җылы урын - плитә яки җылыткыч батерея.

Август - уңыш җыеп алу вакыты. Кухнядагы азык-төлек сакланган урын.

Сентябрь - укулар башланган ай. Китаплар киштәсе.

Октябрь - яңгырлар ае. Яңгырлардан ничек сакланабыз дип сорыйбыз балалардан. Конверт - зонтик астында.

Ноябрь - салкын ай, кышкы киемнәргә күчәбез. Конверт - аяк киеме эчендә.

Декабрь безгә нәрсә алып килә? Билгеле, Яңа ел! Бала өйдәге Яңа ел символы - әйтик Кыш бабай рәсеме булган урынны табарга тиеш. Ул урында бала сюрприз таба.

5. Боз белән сюрприз.

Азык-төлек кибетләрендәге төрле формадагы (мәсәлән, песи аяк эзләре) савытларны алабыз. Аларга буялы су салып, катырабыз. Ишегалдына чыгып, кар астына сюрпризны яшерәсез һәм сюрприз булган урынга төсле боз кисәкләрен тезәсез. Бала шулардан барып, кар астындагы сюрпризны таба.

6. Гаилә чыршысы.

Үтә күренмәле елка уенчыклары аласыз һәм балаларның, үзегезнең фотоларны торба итеп төреп, уенчык эченә тыгасыз. Фото уенчык эчендә җәелә һәм сезнең чыршыда гаилә фотолары эленеп торачак. Бала белән бергә эшләсәгез, кызык уен.

7. Катокка сәяхәт. 

Катокка сәяхәт - үзе сюрприз. Ә инде андагы чыршы астына сюрприз куеп, балага Кыш бабайның бүләге турында әйтсәгез - тагын да зуррак бәйрәм! Катокка барырга мөмкинлек булмаса, шуны ук ишегалдында да эшләп була.

8. Конфеттилы шар.

Зур шар сатып аласыз һәм аның эченә сюрприз һәм конфетти саласыз. Сәгать уникене сукканда шарны шартлатасыз, конфетти коела һәм бала кулына сюрприз килеп керә. 

Фатир пычрана дип курыксагыз, конфеттины мишура белән алыштырырга була. Эффекты азрак, әмма чүбе дә азрак.

9. Вак-төяк бүләкләр алып, урамга чыгып китәсез һәм күршеләрегезне, танышларыгызны, чит кешеләрне яңа ел белән котлыйсыз. Чыгып киткәндә, балага күрсәтмичә генә ишек төбенә бүләкне куеп чыгып китәргә кирәк. Кайтканда бала беренче булып керә һәм "Кыш бабай калдырган" бүләкне таба.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100