Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа елда һава торышы: безне Төркиядән бүләк көтә

Гидрометүзәк җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, Яңа ел атнасында һава торышы аномаль җылы булачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

news_top_970_100
Яңа елда һава торышы: безне Төркиядән бүләк көтә

Температура еллык нормалардан ун градуска җылырак булачак. Россиянең үзәгендә, Урал һәм Көнбатыш Себердә дә җылытачак. 

Якутиядә исә температура еллык нормаларга караганда егерме градуска җылырак булачак.

Бу үзгәрешләрТөркия һәм Урта диңгездән  җылы һава агымнары Россиянең Европа өлешенә, Урта Азиядән - Себер һәм Уралга үтеп керү белән бәйле.

Яңа ел көнне - 31 декабрьдә -6 градус булыр дип көтелә. Җил секундына 4-5 метр тизлектә, шул сәбәпле, һава торышы минус 10-12 градус кебек тоемланачак. Төнлә -5 градус тирәсе. Болытлы, явым-төшем көтелми. 

1 гыйнварда аз гына җылыта, кар явуы көтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100