Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел табынына тиз ясала торган кабымлык рецептлары

Кабымлыкларның нигезе крекер печеньесы һәм тарталетка булачак.

news_top_970_100
Яңа ел табынына тиз ясала торган кабымлык рецептлары
https://www.instagram.com/iliuza__ramilevna/

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан Яңе ел табынына куяр өчен кабымлык рецептларын тәкъдим итәбез.

1.Бу кабымлыкның нигезе крекер печеньесы булачак. Крекерның нинди тәмдәгесен (тозлы, суган яки сыр тәме) яратасыз, шунысын сайлый аласыз.

Беренчесе, крекер печеньесына йомшак сыр ягарга, яңа өзелгән кыяр телеме, диңгез кысласы (креветка) һәм укроп куярга;

Икенчесе, крекер печеньесына йомшак сыр ягарга, тозлы форель балыгы һәм укроп куярга;

Өченчесе, крекер печеньесына йомшак сыр ягарга һәм киви телеме куярга;

Дүртенчесе, каты сырны шакмаклап кисәргә, тозлы печенье таякчыгы (соломка) кадарга һәм янына савытка салып бал куярга;

Кабымлыкларны түбәндәге фотолардан карый аласыз.


2.Әлеге кабымлыкның нигезе төрле зурлыктагы тарталетка булачак.

Беренчесе, тарталеткага эремчекле сыр салырга, икра ягарга;

Икенчесе, тарталеткага эремчекле сыр салырга, диңгез кысласы (креветка), яңа өзелгән кыяр һәм укроп;

Өченчесе, тарталеткага эремчекле сыр салырга, диңгез миксы һәм укроп;

Дүртенчесе, тарталеткага эремчекле сыр салырга, салат яфрагы, черри помидоры, зәйтүн җимеше, көнҗет орлыгы;

Бишенчесе, тарталеткага эремчекле сыр салырга, яңа өзелгән кыяр, укроп, тозлы кызыл балык;

Алтынчысы өчен эчлекне аерым ясарга кирәк. Пешкән йомырканы эре угычтан уарга, яңа өзелгән кыярны шакмаклап турарга, сарымсак сытарга. Шул ингредиентларга, тунец консервасы һәм майонез салып болгатырга. Аннары тарталеткаларга тутырырга һәм өстен бизәргә мөмкин.

Шулай ук түбәндәге фотоларны карый аласыз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100