Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел табынына биш төрле салат рецепты

Катлы салатлар, биш рецептта да һәр кат саен шакмаклы эз ясап майонез салырга кирәк.

news_top_970_100
Яңа ел табынына биш төрле салат рецепты
Илүзә Хөснетдинова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан Яңа ел табынына җиңел генә ясала торган биш төрле салат рецепты видеосын тәкъдим итәбез.

«Җилкән» салаты өчен: ысланган тавык ите, корейча кишер, кукуруз, йомырка, чипсы, майонез.

Бу катлы салатка ингредиентларны язылган тәртиптә салырга һәм һәр кат саен майонез салырга. Ә чипсына вакларга һәм табынга чыгарыр алдыннан гына салырга кирәк.

«Ананаслы салат» өчен: тавык түше ите, йомырка, каты сыр, консервланган ананас, әстерхан чикләвеге, майонез.

Тавык итен пешергәч саламлап турарга яки алдан турап, тәмләткечләр кушып, табада кыздырып алырга.

Ингредиентларны язылган тәртиптә салырга һәм һәр катын майонез салырга, иң өске катта чикләвек булачак.

«Патшабикә» салаты өчен: пешкән сыер ите, майда кыздырылган суган, корейча кишер, төшсез караҗимеш, әстерхан чикләвеге, майонез.

Итне, кара җимешне һәм чикләвекне турарга кирәк. Аннары барлык ингредиентларны шул тәртиптә салып, катлап ясарга.

«Каенкай» салаты өчкен: шампиньон гөмбәсе (маринадланганы да ярый), суган, ысланган тавык түше, караҗимеш, йомырка, яңа өзелгән кыяр, каты сыр, майонез.

Шампиньонны турарга, суганны ваграк итеп турарга һәм үсемлек маенда кыздырырга. Тавык түшен, караҗимешне һәм кыярны саламлап турарга, сырны угычтан уарга.

«Тиффани» салаты өчен: ысланган тавык түше, әстерхан чикләвеге, каты сыр, виноград.

Тавык итеп шакмаклап турарга, чикләвекне ваграк итеп турарга, сырны эре угычтан уарга, виноградны урталай кисәргә, һәм төшләрен алырга, салатның иң өстенә тезәргә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100