news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел табыны алдыннан активлаштырылган күмер эчәргә ярыймы?

Организмда агулануны булдырмау һәм артык ашаганнан соң ашказаны авыртмасын өчен кайсыбер кешеләр алдан ук дарулар эчеп куя.

news_top
Яңа ел табыны алдыннан активлаштырылган күмер эчәргә ярыймы?
https://pixabay.com/

Яңа ел табынына утырганчы, ашар алдыннан активлаштырылган күмер эчеп куйсаң, бавырга йөкләмә кимрәк булачак. Алкогольне күбрәк эчкән кеше өчен иртән җиңелрәк узачак. Бу турыда белгечләр фикеренә сылтама белән «Челнинские известия» сайты язды.

Уңай нәтиҗә булсын өчен, активлаштырылган күмер сәдәфләрен ашар алдыннан 4 сәгать алдан эчеп куярга кирәк. Күмерне гәүдә массасының һәр ун килограммына 1 сәдәф исәбеннән эчәләр. Бер кешегә 7-8 таблетка җитә.

Ә менә табын артына утыргач кына эчеп куйган даруның нәтиҗәсе бик аз була. Әгәр сез спиртлы эчемлекләр эчәргә җыенмасагыз, күп ашаудан тыелып тора алсагыз, активлаштырылган күмер эчеп тормагыз, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар