news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә бер йортта җиде кеше, шул исәптән нәни балалар янып үлгән

Балаларга дүрт, алты яшь һәм иң кечкенәсенә биш ай.

news_top
Яңа ел төнендә бер йортта җиде кеше, шул исәптән нәни балалар янып үлгән

Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә Яңа ел төнендә бер йортта булган җиде кеше янып үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән«Вести» каналы хәбәр итте. 

Тикшерүчеләр өч кешенең шәхесен ачыклаган инде.

«Йорт хуҗасы, аның хатыны, өч улының мәетләре табылды. Балаларга дүрт, алты яшь һәм иң кечкенәсенә биш ай. Тагын ике кунак — ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылды», — дип сөйләгәннәр Тикшерү комитетында.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын электр челтәрендә кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.

Мәрхүмнәрне җирләүдә Оренбург өлкәсе хакимияте ярдәм итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар