Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә бер этнең авызында петарда шартлатканнар

«Бер хайван да үз ихтыяры белән авызына петарда капмый. Этләр уттан курка», — дип сөйли хайваннарны яклаучы.

news_top_970_100
Яңа ел төнендә бер этнең авызында петарда шартлатканнар

Кузбасс өлкәсенең Мыски шәһәре янындагы Чувашка авылында Яңа ел төнендә бер этнең авызында петарда шартлаган. Бу турыда «Комсомольская правда« хәбәр итте.

1 гыйнварда авылдагы йортларның берсе янына эт килә. Аның башыннан кан ага, яңагы өзелгән, аскы казналыгы сынган, тешләре дә төшеп беткән. Этнең авызында петарда шартлаганы ачыклана.

«Мин бу эшне кешеләр эшләгән дип уйлыйм. Алар этнең авызына петарда куйган. Бер хайван да үз ихтыяры белән авызына петарда капмый. Этләр уттан курка», — дип сөйли хайваннарны яклаучы Евгения Морошкина

Хәзер эткә волонтерлар ярдәм итә. «Бу ана эт, ул бик чыдам, ягымлы эт. Матур һәм зур. Без аңа Лаки дип исем куштык. Ул бер дә ыңгырашмый, уламый да, ул авыртуга акрын гына түзә», — ди волонтерлар.

Хәзер этне Новокузнецк шәһәрендәге ветеринария клиникасына илткәннәр. Аңа рентген ясаганнар, тукымаларын теккәннәр. Лакиның термик пешүе дә бар, хәзер аның тиресе үлекләмәсен өчен тырышалар. Аннары казналыгын төзәтергә җыеналар.

Хайваннарны яклаучылар полициягә гариза язган. Хәзер этне имгәткән кешеләрне полиция эзли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100