news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел төнендә һава торышы ничек булачак?

23 декабрьдән суыта башлый.

news_top
Яңа ел төнендә һава торышы ничек булачак?
Владимир Васильев

Быел декабрь башы көзгә хас һава белән истә калды. КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Перевденцев моны глобаль җылытуга һәм циркуляциягә бәйле дип саный. Чөнки Себер антициклоны юк, көньяк җилләре исә, дип яза "Челнинские известия" газетасы.

Фаразлар буенча, 16 һәм 19 декабрьдә кар явачак, ә температура янәдән күтәреләчәк. Бу атнада берничә көн температура нормада булды. Әмма декабрь дәвамында температура нормадан югары булачак.

Озак вакытка фаразлар буенча, 23 декабрьдән генә температура -15...-23 градуска кадәр төшәчәк. Гыйнварда да температура нормадан югары булачак.

Юрий Переведенцев әйтүенчә, 31 гыйнварда -8 градус салкын булыр дип көтелә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар