Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел салатлары күпме саклана?

Яңа ел табынын оливье, “тун астындагы балык” һәм башка майонезлы салатлардан башка күз алдына китерүе кыен. Бәйрәм яллары агулану кебек күңелсезлекләргә китермәсен өчен, салатларны ничек ясарга һәм сакларга?

news_top_970_100
Яңа ел салатлары күпме саклана?

Пешкән бәрәңге һәм кишер күпме саклана?

СанПиН кагыйдәләре буенча, эсвежи яшелчә һәм җиләк-җимеш ризыклары саклауга куелырга тиеш түгел. Өйдә исә аларны пешереп кулланырга була. Әйтик, суыткычка куелган пешкән кишер, бәрәңге, чөгендернең гомере ике тәүлеккә кадәр арта. Әмма бер шарт: салат ясаганда җылы һәм салкын ризыкларны бергә кушарга ярамый.

Моннан тыш, салатның күпме саклануы гына түгел, аны кайчан ясау да мөһим фактор. Мәсәлән, ингредиентларны алдан әзерләп, аерым контейнерларга салып, табынга чыгарыр алдыннан гына бутарга була. Аерым савытларга салып, суыткычка куелган продуктлар 2-4 көн тора ала.

Пешкән яшелчәләрдән ясалган әзер салат, пыяла савытка салынып, суыткычның иң өске киштәсенә куелса да, 3-4 сәгать кенә саклана.

Каймак – иң кыска гомерле “заправка”

Салатның күпме саклануы ризыклардан гына түгел, “заправка”дан да тора. Иң тиз бозыла торганы – каймак. Бүлмә температурасында ул ярты сәгатьтән соң ук әчи башлый, суыткычта 1 сәгать тора.

СанПиН җәмәгать туклану урыннарында каймак куллануны тыя, бу киңәшкә өй шартларында да колак салу комачауламый. Ризык әче тәм алмасын дисәгез, каймакны табын башланыр алдыннан гына ачыгыз.

Майонездан әзерләнгән салатлар озаграк саклана. Әйтик, өй майонезы ризыкларны - 2-3, кибетнеке 5-6 сәгать эсвежи итеп тота. Майонезлы салат суыткычта бер тәүлек торса да бозылмый, әмма тәме үзгәрә.

Рафинадланмаган үсемлек мае һәм соуслар да озак сакланмый. Алардан ясалган салат өстәлдә 30-60 минуттан ук бозыла башлый. Суыткычта 2-3 сәгать саклана.

“Шуба” “оливье”га караганда озаграк саклана

Яңа ел табынына оливьеның ингредиентларын аерым савытларга турап, табынга чыгарганда гына бутарга кирәк. Майонез белән йомырка салатны тиз боза. Ә менә балыгы, йомыркасы булса да, “шуба” ул яктан бәхетлерәк. Катлап ясалганга, аңа һава тиз генә керми һәм ул суыткычта 2 тәүлеккә кадәр саклана.

Салатларны саклау өчен алюминий савытка салырга ярамый. Чөнки алюминий ризыклар белән тиз реакциягә керә.

Озак торган салат балалар һәм өлкәннәр өчен куркыныч

Тәме бозылмый, әчеми икән, салат эсвежи дигән сүз түгел. Хәтта суыткычта да 8-10 сәгать торган салатта бактерияләр барлыкка килә. Алар исә балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең ашкайнату эшчәнлеген тоткарлый.

Кышын салатлар суыткычта әчемичә 18 сәгать саклана. Ит белән балык өчен дә бу вакыт шул ук.

Салатның эсвежийлыгын ничек белергә?

Моның өчен салатны кашык белән савыт төбеннән этеп карарга кирәк. Әгәр савытның төбе коры икән, димәк продуктлар әлегә эсвежий. Савыт төбендә сыеклык җыелу – аның бозыла башлавын сөйли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100