Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа ел каршыларга баралар иде»: Коточкыч авариядән соң биш сабый ятим калды

2019 елның 31 декабрендә Башкортстанның Дүртөйле районында М7 трассасында ВАЗ-2113, Chevrolet Lacetti, КамАЗ һәм Kia Rio бәрелешкән. Юл фаҗигасендә ВАЗ-2113 машинасында барган ике хатын-кыз үлә. Калган машиналарда үлүчеләр, сәламәтлекләренә каты зыян килүчеләр юк. Риманың өч баласы, Гөлнараның ике баласы ятим кала.

news_top_970_100
«Яңа ел каршыларга баралар иде»: Коточкыч авариядән соң биш сабый ятим калды
Гаилә архивы

Алар Яңа елны бергә каршы алырга теләгән

Яңа ел һәрберебез өчен дә могҗизага тиң. 31 декабрьдә барыбыз да, шатлана-шатлана, бүләкләр алабыз, кунакларга йөрешәбез, бер-беребезгә ак бәхетләр телибез. Әмма Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Гарифуллин һәм Мамлеев гаиләләре өчен 31 декабрь көне мәңгегә кайгылы булып истә калачак.

Рима белән Гөлнара үзара дус булган. Алар Яңа 2020 елны бергә каршы алырга теләгән. Гөлнараның сеңлесе Земфира Рима белән Гөлнараны үзләренә кунакка дәшкән. «Шул дүртләргә кайтып җитәрбез, Алла боерса», — дигән кызлар. Сәгать дүрт тулган, биш тулган… Кызлар юк та юк… Алар коточкыч авариягә очрый.

Авариядә кемнең гаепле булуы билгеле түгел. «Полиция хезмәткәрләре эшли. Рима апа белән Гөлнараның гаепләмиләр», — ди кызларның туганнары.

«Энеләрем белән сеңлем ятим калды»

Рима Гарифуллинага 30 яшь булган. Без аның энесе Алмаз белән элемтәгә кердек.

«Апам яхшы кеше иде. Ул беркайчан да беркемгә дә юк дими, гел булышырга тырыша иде. Апам сабыр, түзем. Аның ире биш ел элек үлде. Ирен җирләсә дә, яшәвен дәвам итте. Аның өч баласы — игезәк малайлар һәм кызы бар. Сеңелем белән энемнәр ятим калды. Малайларның исеме Рәдис белән Рәдим, кыз Азария исемле. Авариядән соң Гөлнара шул ук мизгелдә үлә, ә апам хастаханәдә җан бирә. Рәдис комадан әле һаман да чыкмады. Рәдимнең аягы-кулы сынган. Аңа операция ясадылар, хәзер инде ул реанимациядә түгел. Азария умрау сөяген сындырган», — ди Алмаз.

Рима өендә маникюр ясаган, башка җирдә эшләмәгән. «Апам балаларын нык ярата иде. Ул аларны үзе генә үстерде. Әлбәттә, бездә аңа гел ярдәм итә идек. Алга таба да балаларны ташламаячакбыз. Азариянең күзләре начар күрә. Әле күптән түгел генә апамнар хастаханәдә ятып чыкканнар иде», — дип сөйләде Риманың энесе.

Риманың әти-әнисе белән элемтәгә кереп булмады. Алар әле һаман да шок хәлендә. Шулай ук Рима белән Алмазның өлкән абыйлары да бар.

Балалар тома ятим калды. Әтиләре дә, әниләре дә күктә. Хәзер аларның язмышлары хәл ителә. Балалар йорты — ул төрмә кебек. Шуңа күрә балаларны Риманың әти-әнисе үзләренә алачаклар, ди Риманың энесе Алмаз. «Алып китә күрмәсеннәр инде, документлар җыеп йөрибез», — ди ул.

Балаларга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Риманың энесенең Сбербанк картасы: 4276060041077804, телефон номеры: 89964015714 (Шакиров Алмаз Азатович)

«Балаларына дөрес тәрбия бирде»

«Рәдим һәм Рәдис белән минем улым бер сыйныфта укый. Алар үзара дус, шуңа күрә Рима белән без дә гел аралашып тора идек. Рима актив һәм яхшы кеше булып истә калачак. Балаларына дөрес тәрбия бирде», — ди Риманың танышы Регина.

«Аның белән ярты җаным китте»

Гөлнара Мамлеевага 22 декабрьдә 26 яшь тулган. Без аның бертуган сеңлесе Земфира белән элемтәгә кердек.

«Рима белән Гөлнара, кая барсалар да, гел бергә баралар иде. Яңа елны кая каршы алу соравы барлыкка килгәч, мин аларны үземә дәштем. Рима минем улымны нык якын күрә иде. Булды, планлаштырдык. Әмма 30 декабрьдә Рима: „Килә алмам“, — диде. Сизенгән микән инде… Ахырга кадәр килмим, дип торса да, балалары сорагач, Рималар безгә килергә булды. Гөлнара апам әниләр яшәгән Каразирек авылына балаларның киемнәрен алам дип төшеп китте. Рима аны Каразиректән кереп алды да, алар безгә юл тоттылар. Юллары өзелде бәгырьләрнең…» — дип сөйләде Земфира.

Гөлнараның 3 яшьлек Алинә исемле кызы һәм 5 яшьлек Айвар исемле улы бар иде. «Әтиләренең чыгып китүләренә апрель аенда өч ел була. Балалар әтиләрен белмиләр дә. Ай саен ике балага өч мең акча бирүдән башка берничек тә ярдәм итми иде ул. Өч мең акча балалар бакчасына йөрер өчен түләнә. Ә нәрсәгә яшәргә?.. Әтиләре бу хакта уйламый да. Ә хәзер, Гөлнара үлгәч, балалар кирәк булган. Мәңге бирәсебез юк сабыйларыбызны. Алар безнекеләр!» — ди Гөлнараның сеңлесе.

Балаларга әниләренең үлүен әйткәннәр. «Алар Гөлнараның башка булмавын аңламыйлар инде. «Әни кайчан кайта инде? Ул озак тереләчәкме?»— дип сорыйлар. Берсендә Айвар сеңлесенә:«Безгә әни өстән карый. Елама, ул күңелсезләнмәсен», — ди.

Гөлнаралар белән 30 декабрьдә чыршы янына барган идек. 31 көнне видео аша гына сөйләштек. Соңгы тапкыр тавышын ишетүем шул булган икән дип уйламадым да. Менә шулай китерләр дә барырлар дип күз алдына да килми иде. Гөлнара белән минем дә ярты җаным китте. Ул балалары өчен өзелеп торды, аларны ашатты, киендерде. Белмим, язмыш никләргә шундый аяусыздыр?!» — ди Земфира.

Нишлисең, бу язмыш. Аңа каршы барып та, аның белән ярышып та булмый. Гөлнара белән Риманың авыр туфраклары җиңел булсын. Гөлнараның  балаларына да кулдан килгәнчә ярдәм итик.

Гөлнараның сеңлесенең Сбербанк картасы: 5469060025088532 (Гарифуллина Земфира Данисовна). Телефон номеры: 89374909452.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 октябрь 2023
    Исемсез
    Безнем кызларыбыз, 😭😭😭😢😢😢
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100