Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел чыршысы янында уйнап йөрүче биш яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергәннәр

Әни кеше баласына берничә минутка алданрак урамга чыга торырга рөхсәт итә.

news_top_970_100
Яңа ел чыршысы янында уйнап йөрүче биш яшьлек кызны вәхшиләрчә үтергәннәр
https://pixabay.com

4 гыйнварда Кострома шәһәрендә коточкыч җинаять була. 5 яшьлек Вероника урамда чыршы янында уйнап йөри. Шул чакта аны ике ир-ат урлап алып китә һәм вәхшиләрчә үтерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Гаилә яхшылар рәтендә, әтиләре хәрби хезмәткәр, әниләре җыештыручы булып эшли. Опека органнары бу гаиләне беркайчан да хисапка куймаган.

Фаҗига булган вакытта әнисе кинотеатрда җыештыра. Әни кеше баласына берничә минутка алданрак чыга торырга рөхсәт итә. Шунда ук баланы җинаятьчеләр эләктереп тә ала.

Җинаятьчеләрне берничә сәгатьтән табалар, ләкин бала инде үлгән була. Сабыйның мәете шәһәр тулай торакларының берсендәге бүлмәдә табыла. «КП» үз чыганагы белешмәсе буенча, баланы вәхшиләрчә көчләгәннәр.

«КП» хәбәрчесе белешмәсе буенча, баланы башта тулай торак бүлмәсендә көчлиләр, аннары күп тапкыр пычак белән кадап үтерәләр. Баланың мәетен спорт сумкасына яшерәләр.

Баланы урлаган ир-атлар моңа кадәр дә хөкем ителгән. Бу белешмәне Кострома прокуратурасында раслаганнар.

Хәзер җинаять эшен тикшерү бара. Ир-атлар тоткарланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100