Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел чыршысы күпме тора, тере агачны кайдан алырга һәм ничек сакларга?

Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Чыршысыз нинди Яңа ел инде ул? Шуңа хәзер күпләр Яңа елның төп символын — чыршы эзләү белән мәшгуль. Тере чыршыны ничек сайларга һәм сакларга? Яңа ел агачын ничә сумга алырга була? «Татар-информ» хәбәрчесе шушы сорауларга җавап эзләде.

news_top_970_100
Яңа ел чыршысы күпме тора, тере агачны кайдан алырга һәм ничек сакларга?
Солтан Исхаков

Кайберәүләр ясалма чыршы сатып алганда, башкалар тересенә өстенлек бирә: «Чын чыршы балачакны искә төшерә, кәефне күтәрә, исе дә тәмле», — диләр. Быел Казанда чыршыларны барлыгы 28 базар һәм ярминкәләрдә сатып алырга мөмкин. Яңа ел өчен Республикада барлыгы 10 мең чыршы үстерелгән, 30 тоннадан артык чыршы ботаклары әзерләнгән.

Кайдан алырга?

Мәскәү базарында чыршы бәясе - 500, наратныкы 700 сумнан башлана. Ак чыршы (пихта) өчен 1,5 мең түләргә кирәк. Ике метрдан артык озынлыктагы нарат 1,7 меңгә төшә. Чыршы ботаклары бәйләме 100-150 сум тирәсе.

Чыршы, нарат, ак чыршы, эрбет агачы алыр өчен урман хуҗалыгына мөрәҗәгать итәргә дә була. Питомникларда ошаган агачны сайлап алырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге җитәкчесе Тимур Галиев сөйләде.

«Яңа ел алдыннан урман хуҗалыклары үз питомникларында үстергән чыршыларны сата. Урман хуҗалыгына алдан шалтыратып сорарга, аннан соң питомникка килеп үсеп утырган чыршыны сайларга була. Хезмәткәрләр үзләре агачны кисеп, сатып алучыга тапшыра», — диде ул.

Ничек дөрес сайларга?

Чыршы белән чагыштырганда, нарат озаграк саклана. Наратның ылыслары да соңрак коела башлый, коелган энәләрне дә җыеп алу җиңелрәк. Шулай ук алганда энә төсенә дә игътибар итәргә кирәк: ул сары һәм соры түгел, ә яшел булырга тиеш. Сатып алганда бер-ике ылысны сындырып карарга була: әгәр агач яңа гына киселгән һәм яшь икән, энәдән хуш ис килеп торачак.

Агачны үзеңә кисәргә ярыймы?

Чыршы һәм башка агачларны урманнан үзеңә кисәргә ярамый. Бу очракта кеше административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Яңа ел атмосферасын бозып, 3-4 мең сум штраф түләгәнче, агачны махсус питомниклардан сатып алу күпкә кулайрак. Моннан тыш, республикада 21 декабрьдән традицион «Чыршы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә башлый. Аның барышында урманчылыкларда махсус отрядлар оештырыла, алар хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән бергә ылыслы урманнарда патрульлек итә һәм законсыз агач кисүчеләрне ачыклый.

Нигә хуш ис килми?

Кайберәүләр: «Элек, без кечкенә чакта чыршы куйгач, өйгә хуш ис тарала иде, хәзер бернинди ис тә килми», — дип зарлана. Тимур Галиев бу сорауга да җавап бирде.

«Ис беркая да китмәде, чыршының исе элек ничек булса, бүген дә шулай. Хәзер кешеләр ислемайлар куллана, бүлмәләргә төрле хуш исле әйберләр сибә. Чыршы исе шушы исләр арасында югала. Элек андый хушбуйлар кулланмыйлар иде. Бернәрсә дә сипмичә, чыршыны өйгә алып кереп куйсагыз, бер тәүлек эчендә бүлмәдә ылыс исе торачак», — диде Урман хуҗалыгы министрлыгы белгече.

Законсыз агач сатучылар тозагына ничек эләкмәскә?

Тимур Галиев әйтүенчә, законсыз агач сатучыны аеру авыр түгел. Сатучы кулында чыршы сатарга рөхсәт итә торган документлар булырга тиеш.

«Базарларда агач сату белән шөгыльләнгән кешедә сатып алынган чыршылар күләме күрсәтелгән килешү булырга тиеш. Әлеге килешүдә чыршыларның кайсы урман хуҗалыгы питомнигыннан сатып алынуы языла», — дип җавап кайтарды Тимур Галиев.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, чыршы артыннан барганда, өскә искерәк кием, кулга эш перчаткалары кию кулай. Әлбәттә, урман хуҗалыкларында чыршыны кисеп, урнаштырып бирәләр, әмма аны бит машинадан чыгарасы, өйгә алып керәсе дә бар. Чыршы энәләре киемгә кадалырга, ертырга, ә сумала өсне пычратырга мөмкин.

Чыршыны озак саклау серләре

Яңа ел символы тиз арада энәләрен коярга, шиңәргә, матур төс-кыяфәтен югалтырга мөмкин. Чыршы, нарат якынча өч атналап саклана. Ләкин аларның гомерен озайтырга була. Чыршыны алдан алып куймаска, декабрьнең 20-25ләре җиткәч кенә урнаштырырга киңәш ителә.

Агач матурлыгын озак югалтмыйча торсын өчен берничә алымны кулланырга була. Алар турында «Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы» оешмасы җитәкчесе Илһам Рәхмәтуллин сөйләде.

«Беренче чиратта, чыршыны бүлмәгә алып кергәнче, бер-ике сәгать балконда тотарга кирәк. Бу агач җылы температурага акрынлап ияләнсен өчен эшләнә. Урнаштырыр алдыннан агач төбен кисеп алырга кирәк. Шул рәвешле ботак бүленеп чыккан сумаладан арына, сумала булса, ул дымны тартып тора алмаячак», — диде Илһам Рәхмәтуллин.

Чыршының йортта күпме сакланачагы аны нәрсәгә урнаштыруга дә бәйле. Агачны суга, махсус терәккә, комга утыртырга мөмкин. Нарат, яисә чыршыны суга урнаштырганда, бер чәй кашыгы глицерин, 3-4 литр суга 4-5 аспирин, бер дә булмаса, 5-6 аш кашыгы шикәр комы өстәргә кирәк. Болар барысы да агачны кирәкле минераль матдәләр белән тәэмин итәчәк.

«Агачны комга да урнаштырырга була. Елга буеннан алынган ком булса яхшырак. Иң мөһиме, чыршы төбендәге ком һәрдаим дымлы булырга тиеш», — дип уртаклашты Саба урман хуҗалыгы директоры.

Ә махсус терәккә беркеткәндә, агач төбен тукыма белән төрергә һәм чүпрәкне гел дымландырып торырга киңәш ителә.

Шулай ук шиңгән ботакларны вакытында кисеп, киселгән урынга сумала чыкмасын өчен гади вазелин сылап куярга кирәк. Сулган ботак агачта озак торса, якын-тирәдәге башка ботаклар да шиңә башларга мөмкин. Шунысы да мөһим, агачны җылыткычларга якын куярга ярамый, бу очракта ул бик тиз кибә һәм энәләрен коя башлый. Озак саклансын өчен, Яңа ел агачына уенчыкларны әзрәк эләргә һәм элеккеге каты кыза торган гирляндалар кулланмаска кирәк.

Мәчедән ничек сакларга?

Йортларында мәче, яисә эт тотучылар Яңа ел якынлашкач бер сорау белән баш вата: «Чыршыны ничек саклап калырга?» Моның өчен агачны махсус терәккә урнаштырырга, ә терәк аякларын идәнгә беркетергә кирәк. Мәче чыршыга сикерсә дә, агач аумаячак.

Нинди чыршы яхшырак?

«Ясалмамы, тере чыршы алыргамы?» — дигән сорау туа. Ясалма чыршы күптөрле, чын агачка караганда кыйммәтрәк, әмма ел саен сатып аласы юк — киләсе елларда да кулланырга мөмкин. Мондый чыршының ылыслары коелмый, урнаштыруы күпкә җиңел, күп уенчыклар эләргә була. Моннан тыш, ясалма чыршыларны гипоаллерген материаллардан ясыйлар, димәк, аллергия булу куркынычы юк. Әмма мондый агачтан тәмле ылыс исе бөркелеп тормый, кайбер ясалма чыршылар сыйфатсыз булырга мөмкин, сакларга да урын табарга кирәк.

Тере чыршыдан бөтен өйгә тәмле ис чыга, саклау өчен дә урын таләп ителми. Ләкин коелган ылыслар бөтен фатир буенча тарала, аларны һәрдаим җыеп торырга кирәк. Моннан тыш, чын чыршыны урнаштыруы кыен, карап, тукландырып торырга да туры килә.

Һәр кеше үзе өчен уңай һәм тискәре якларын билгеләп, күңеленә хуш килгәнен сайлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100