Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел чыршысы өчен бәхәсләшкәч, бер ир-ат абыйсы белән апасына ут төртеп яндырган

Ут төртүче үзе дә бик җитди имгәнгән. Ике ир-ат реанимациядә ята, апалары һәлак булган.

news_top_970_100
Яңа ел чыршысы өчен бәхәсләшкәч, бер ир-ат абыйсы белән апасына ут төртеп яндырган
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендә Дарьино авылында 20 декабрь кичендә фаҗига була. Өч туган — Андрей, Иван һәм Светлана бер табын артында очраша (исемнәре үзгәртелә). Алар хәл-әхвәл белешеп, якынлашып килүче Яңа ел, чыршы турында сөйләшеп утыралар. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Төнгә таба туганнар талаша тотына. Алар бәйрәм чыршысын, чыршы куелган участокны бүлешә алмый. Бер мизгелдә Андрейның түземлеге бетә һәм ул эшкә керешә.

«Полиция ачыклаганча, бәхәс вакытында 32 яшьлек Андрей янучан сыеклык салынган канистраны ала. Ул абыйсы Иванга, апасы Светланага, өйнең стеналарына эчке яктан бензин сибә һәм ут төртә. Мизгел эчендә агач йорт дөрләп яна башлый. Корылма бөтенләй янып бетә. Ут төртүче ир-ат үзе, аның 38 яшьлек абыйсы Иван 2-3 дәрәҗәдә пешә, аларны хастаханәгә китерәләр. 36 яшьлек Светлананы коткарып кала алмыйлар», — дип сөйләгән «Комсомольская правда» сайтының сәламәтлек саклау өлкәсендәге чыганагы.

Янгын урынына килгән коткаручылар имгәнгән ир-атларны бик тиз таба. Андрей һәм Иван бик каты пешкән. Алар шок халәтендә була һәм янгын сүндерүчеләргә Светлана турында берни дә сөйли алмыйлар. Светлана бу вакытта өй эчендә була.

Ир-атларны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китә. Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәч, йорт харәбәләрен аралаган чакта Светлананың мәетен табып ала.

Соңгы мәгълүматлар буенча, ир-атлар реанимациядә бик авыр хәлдә ята. Табиблар аларның гомерен саклап калу өчен көрәшә, тик бернинди дә фараз ясамыйлар.

Хәзерге вакытта хокук саклаучылар тикшерү оештырган, алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100