news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел бәйрәмендә космонавтлар ял итәме?

Яңа ел бәйрәмендә космонавтлар ял итәме?

news_top
Яңа ел бәйрәмендә космонавтлар ял итәме?
Халыкара космик станциясендәге бердәнбер россияле космонавт Олег Кононенко яңа ел бәйрәмнәрендә нибары өч көн ял итә, дип яза РИА-Новости

"Икенче гыйнвар көнне ул гадәти эш графигына күчә", - дигәннәр журналистларга Роскосмоста.

Элегрәк Кононенко Җир шарында яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады һәм Халыкара космик станциясенең Яңа 2019 елны 15 мәртәбә каршы алачагын әйтте. Чөнки станция якынча 90 минутта Җир шарын әйләнә. Космонавт шулай ул экипажның Яңа ел бәйрәмендә өйнең, гаиләнең, якыннар бәхетенең ни кадәр мөһим булуын аңлавын әйткән. "Бу дөнья кабатланмас, аны саклагыз, аның һәр минутының кадерен белегез", - дигән космонавт. 

Россия Фәннәр Академиясендә космонавтларның станциягә мандариннар алып киткәнен хәбәр иткәннәр. Әмма мандариннар станциягә яхшы сыйфатта барып җитәр дигән ышану юк, дигән галимнәр.

Шулай ук космонавтлар 30 граммлы ун банка осетр уылдыгы алып киткән.

Халыкара космик станциядә хәзер өч кешедән торган экипаж эшли. Кононенкодан тыш, биредә америкалы хатын-кыз Энн Макклейн һәм канадалы Давил Сен-Жак бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар