news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа ел бәйрәме вакытында Кыш бабайлар белән тамашачылар сугышкан

Берничә егет Кыш бабай белән биергә дип сәхнәгә чыккан булган.

news_top
Яңа ел бәйрәме вакытында Кыш бабайлар белән тамашачылар сугышкан

Волжск шәһәрендә Яңа ел бәйрәме вакытында Кыш бабайлар белән җәнҗал килеп чыккан. Бәйрәм тамашасы вакытында берничә егет сәхнәгә менеп баскан. Алар Кыш бабайлар белән биергә тели, шуннан соң җәнҗал чыга. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Сәхнәгә чыгып тәртипсезләнеп йөргән тамашачылардан котылу өчен, актерлар ярдәм сорый башлый. Алар микрофон аша полиция чакыра. «Тизрәк килегез», — ди бер Кыш бабай.

Шул арада тамашачылар ярдәмгә килә. Бер төркем егетләр икенче төркемне сәхнәдән куа башлый, Кыш бабай булып киенгән актерлар да шушы сугыш эчендә була.

Бераздан хокук саклау органы хезмәткәрләре килә. Алар җәнҗалны туктата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар