news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яңа чыккан закон буенча машинага "Шипы" билгесе куярга кирәкме?

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев яңа карар имзалады.

news_top
Яңа чыккан закон буенча машинага "Шипы" билгесе куярга кирәкме?

Россия Хөкүмәте юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Шиплар куелган тәгәрмәчле машиналарга «Шипы» билгесе куярга кирәкми. Бу турыда Карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Әлеге карар турында Министрлар кабинеты сайтында хәбәр ителә.

«Шипы» билгесе актуаль түгел дип табылган. Түрәләр фикеренчә, кышкы резина тибы машинаның динамик характеристикаларына йогынты ясамый башлаган.

Шушы ук карарда двигательле инвалид коляскаларында хәрәкәт итүче кешеләрне җәяүле дип билгелиләр. Икенче төркем инвалидларга «Тукталыш тыела» билгесе астында туктарга рөхсәт ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар