Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа Чишмә районындагы көчле янгында дини китаплар гына исән калган

Яңа Чишмә районы Акбүре авылында янгын чыга. Йорт тулысынча янып бетә. Зыян күрүчеләр юк.

news_top_970_100
Яңа Чишмә районындагы көчле янгында дини китаплар гына исән калган

Яңа Чишмә районы Акбүре авылында яшәүче Гөлсирә Хәсәншинаның өендә 27 ноябрьдә янгын чыга. Бу вакытта ул үзе балалар бакчасында эштә була.

«Янгын кичке сәгать 4 белән 5 арасында чыккан. Минем әни белән әти аерылган. Әни Рәшит абый белән тора. Ул янгын чыкканда өйдә булган. Тавыш ишетеп аш бүлмәсенә кергәндә анда инде ут капкан була. Шуннан ул ярдәм сорап күршеләргә йөгерә. Янгын сүндерүчеләргә шалтыраталар», — дип сөйли башлады кызы Гөлсирин Хөснетдинова.

Янгын тиз арада бөтен йортны камап ала. Шок хәлендә булган хуҗалар, кызганыч, йорттан бернәрсә дә алып чыгып өлгермиләр. «Өйдән бернәрсә дә коткарып кала алмаганнар, бернәрсә дә… Әнинең үз документлары сумкасында булган. Өйнең кәгазьләре дини китаплар янында шкафта яткан. Аллаһы Тәгалә мөселман китапларын яндырмый, диләр бит инде. Менә шулай сакланып калгандырмы... Шул китаплар һәм документлар гына янмыйча калган. Дөрес, кырыйлары бераз көйгән.

Аллаһка шөкер, ут күршеләргә китмәгән. Сүндергәннәр. Сарайлар, бозау, баз өсте — алары исән, ут тимәгән ул җирләргә. Мунчаның эчке өлеше генә исән калды, алдагы коридоры янды. Йорт булган җирне җыештырдык инде. Әле берәүнең дә уйларга хәле юк: бу урында йорт салырлармы, белмим, нишләрләр. Тора-бара вакыт күрсәтер.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, карлар ыргытып, сулар сибеп, кешеләр үзләре дә сүндерергә маташканнар. Әни янгын турында ватсаптагы авылдашлар төркеменнән укып белгән», — ди Гөлсирин.

Янгын аркасында бернәрсәсез калган Гөлсирә Хәсәншина хәзерге вакытта авылда бер йортта тора. «Әлегә әни авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт абый Җәләлетдиновның әнисенең йортында тора. Ул бик нык ярдәм итте, без аңа бик рәхмәтле. Мондый авыр вакытта ярдәм кулы сузган район хакимияте башлыгына, районыбызның мәгариф бүлегенә дә рәхмәтебез чиксез. Әнинең сыйныфташлары, кода-кодагыйлар, тирә-як күршеләре, мәчетебез, гомумән, авыл халкы бик нык ярдәм итә әнигә. Бөтенесе дә хәленнән килгәнчә тырыша: матди яктан да, савыт-саба, киемнәр, азык-төлек белән дә булышалар.

Авыл яшьләре тиз арада интернет челтәрендә бу хакта хәбәр тараттылар. Үзләре блогерлар һәм артистларга мөрәҗәгать иттеләр», — дип барысына да әнисенең һәм үзенең рәхмәтле булуын белдерде Гөлсирин.

Гөлсирин хәзерге вакытта янгында берәүнең дә зыян күрмәвенә сөенә. «Әни дә, Рәшит абый да: „Аллага шөкер, үзебез исән калдык“, — дип шатланалар инде. Әле ярый үзләренә зыян килмәгән. Янгын газ шартлавы аркасында килеп чыккан дип әйттеләр безгә. Аңа нәрсә сәбәпче булгандыр, монысын белмибез», — диде ул.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

2202 2005 3101 0807 - Хуснудинова Гульсирень Джамилевна (Сбербанк) һәм аның телефон номеры: 89393717707.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100